Татарстан мәктәпләре укучылары каникулга алданрак чыгачак
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәп каникуллары вакытын коронавирус таралу куркынычы янау сәбәпле алгарак күчерергә кушты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча мәктәп каникуллары башлану вакыты күчерелде. Алар 19 марттан башлана», — диде Галимова.
Республикада 15 апрельгә кадәр махсус санитар-эпидемиологик режим кертелде, ул массакүләм чараларны күчерүне күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев