17 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Мари Элда зур юл һәлакәте: корбаннарының саны унбишкә җиткән
Бүген Мари Элда траур көне. Авариядә һәлак булучыларның саны унбишкә җиткән. Унтугыз кеше зыян күргән, алар арасында балалар да бар. Кичә кичке алтынчы яртылар тирәсендә Йошкар-Ола - Козьмодемьянск юлының 74 нче чакрымында зур юл-транспорт һәлакәте булды. "Mercedes" микроавтобусы агач төягән "Камаз" белән бәрелеште. Микроавтобус Йошкар-Оладан Юрино бистәсенә барган булган. Беренчел...
-
Лениногорск районы ветеринария пунктлары нәтиҗәле эшләүчеләр исемлегенә кергән
Татарстанда ветеринария пунктлары иң нәтиҗәле эшләүче районнар билгеле. Бу хакта баш мал табибларының Әлки районында узган семинар-киңәшмәсе вакытында ТР Министрлар кабинетының Баш Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте. "Түбән Әлки авылы - үрнәк ветеринария пункты идарәсе. Алар даруханәләрен халыкка кирәкле дарулар белән тәэмин итүдә дә, ясалма каплату өлкәсендә дә лидерлар...
-
Шәһәрнең 22нче бакчасында тәрбиялиләр дә, татар халык уеннарын да онытмыйлар (ФОТОЛАР)
Ул көнне балалар бакчасында йөзек салыштылар, уйнадылар, кроссворд чиштеләр. Шулай итеп, балалар, әниләр, әбиләр бергәләшеп халкыбызның уеннарын искә төшерде. Тугыз команданың бер-берсе белән таныштыруыннан башланып китте 22нче балалар бакчасында узган бәйге. Анда өчәр гаиләдән торган өч команда катнашты. Болар - мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркемнәргә йөрүче балалар һәм аларның әниләре,...
-
Ришат Төхвәтуллинны уңайсыз хәлдә калдырганнар
Күптән түгел Ришат Төхвәтуллин Инстаграмдагы рәсми аккаунтында "Исеңдәме" җырының авторы Гөлназ Закирова язмасын урнаштырган. Әлеге язмадан аңлашылганча, БСТ телеканалы һәм "Башкорт җыры" телепроекты Ришат Төхвәтуллиның "Исеңдәме" җырына тавыш бирү нәтиҗәләрен юк иткән. 6 ай дәвамында беренче урынны яулап торган әлеге җырның авторы тамашачыларга дөреслек сорап мөрәҗәгать итә. Әлеге мәсьәләгә Ришат...
-
Аерылышырга җыенган ир белән хатын мәчене бүлешә алмый
Түбән Новгородның Ленинский район судында гаҗәп тә, шул ук вакытта бик катлаулы да эш карала. Аерылышкан ир белән хатын Кот кушаматлы мәчене бүлешә алмый. Сигез яшьлек мәчегә ир дә, хатын да дәгъва кыла. Метис нәселле мәченең бәясе ун мең сум тора. Аны хатын кияүгә чыкканчы ук сатып алган булган. Әмма...