Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ҖӘМГЫЯТЬ

Шәһәрнең 22нче бакчасында тәрбиялиләр дә, татар халык уеннарын да онытмыйлар (ФОТОЛАР)

Ул көнне балалар бакчасында йөзек салыштылар, уйнадылар, кроссворд чиштеләр. Шулай итеп, балалар, әниләр, әбиләр бергәләшеп халкыбызның уеннарын искә төшерде. Тугыз команданың бер-берсе белән таныштыруыннан башланып китте 22нче балалар бакчасында узган бәйге. Анда өчәр гаиләдән торган өч команда катнашты. Болар - мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркемнәргә йөрүче балалар һәм аларның әниләре,...

Ул көнне балалар бакчасында йөзек салыштылар, уйнадылар, кроссворд чиштеләр. Шулай итеп, балалар, әниләр, әбиләр бергәләшеп халкыбызның уеннарын искә төшерде.


Тугыз команданың бер-берсе белән таныштыруыннан башланып китте 22нче балалар бакчасында узган бәйге. Анда өчәр гаиләдән торган өч команда катнашты. Болар - мәктәпкә әзерлек һәм өлкән төркемнәргә йөрүче балалар һәм аларның әниләре, әбиләре.

Катнашучылар бәйгегә җаваплы карап, яхшы әзерләнеп килгәннәр иде. Татар халкының гореф-гадәтләре, осталыклары, киемнәре, көнкүрешләренә тукталдылар, кроссворд чиштеләр, тизәйткечләр сөйләүдә көч сынаштылар, иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, хәтта юморга да урын табылды.

Бәйгене тәрбияче Альбина Гәрәева һәм татар теле белгече Әлфирә Тихонова алып барды.

Конкурс татар халык уеннары белән үрелеп барды. "Габдулла", "Яшел яулык", "Түбәтәй", "Йөзек салыш" уеннары узды. Бакчада балалар бу уеннарны инде өйрәнеп беткәннәр, ә менә әниләрнең күбесе аларны инде онытып та өлгергән, яисә бөтенләй дә беренче генә тапкыр уйнадылар.

Бәйгенең иң тәмле өлеше катнашучыларның үзләре әзерләп килгән татар халык ризыкларын тәкъдим итү иде. Чәк-чәк, гөбәдия, кабак, балан бәлешләре, роза формасында ясалган кош теле, өчпочмак, хәтта элеккеге вакытларда еш пешерелә торган боламык та биредә үз урынын алды. Шушы ризыклардан бәйге ахырында һәркем авыз да итте.

Бәйге диеп әйтәсе дә килми, чөнки бу көнне залда бик дустанә, җылы мохит хокем сөрә иде. Әниләре, әбиләре белән бергә балалар матур итеп чыгыш ясадылар, биеделәр, җырладылар, өзекләр күрсәттеләр.

Шулай да, конкурс оештыргач, аның нәтиҗәсе дә була. Барлык командалар бик яхшы әзерләнгәнлектән, җюрига иң-иңнәрне билгеләү җиңел булмады. Баллар саны буенча беренче урынга мәктәпкә әзерлек төркеменнән "Күңел бизәкләре" командасы чыкты, икенче урынга өлкән төркемнең "Киләчәк" командасы уенчылары лаек дип табылды. Өченче урында - быел бакчаны тәмамлаучы төркемнең "Роза чәчәкләре" командасы.

Гөлназ Хәйретдинова

Гүзәлия Нигъмәтҗанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев