Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск районы ветеринария пунктлары нәтиҗәле эшләүчеләр исемлегенә кергән

Татарстанда ветеринария пунктлары иң нәтиҗәле эшләүче районнар билгеле. Бу хакта баш мал табибларының Әлки районында узган семинар-киңәшмәсе вакытында ТР Министрлар кабинетының Баш Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте. "Түбән Әлки авылы - үрнәк ветеринария пункты идарәсе. Алар даруханәләрен халыкка кирәкле дарулар белән тәэмин итүдә дә, ясалма каплату өлкәсендә дә лидерлар...

Татарстанда ветеринария пунктлары иң нәтиҗәле эшләүче районнар билгеле. Бу хакта баш мал табибларының Әлки районында узган семинар-киңәшмәсе вакытында ТР Министрлар кабинетының Баш Ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов әйтте.

"Түбән Әлки авылы - үрнәк ветеринария пункты идарәсе. Алар даруханәләрен халыкка кирәкле дарулар белән тәэмин итүдә дә, ясалма каплату өлкәсендә дә лидерлар рәтендә", - ди ул.

Баш ветеринария идарәсенең дәвалау-профилактика бүлеге җитәкчесе Солтан Латыйпов шулай ук авыллардагы модульле ветеринария пунктларының эшчәнлеген билгеләп үтте.

"Әлки районы - лидер. Аннан Кукмара аз гына калыша. Арча, Лениногорск районнарында да эш яхшы оештырылган. Терлекчелек районы булмаса да, Баулы яхшы күрсәткечләр бирә. Буа районының Кишер Аксуы һәм Зур Боерган авылы ветеринария пунктларын аерып әйтергә кирәк", - диде бүлек башлыгы.

Чыганак: tatar-inform.tatar

yandex.ru/images/search?text фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев