"Мин дә гражданлык бурычымны үтәдем" (Иске Писмәндә)
ЯҢАЛЫКЛАР

"Мин дә гражданлык бурычымны үтәдем" (Иске Писмәндә)

Иске Писмән авылында 1828 сайлау участогында төшкә кадәр бик күп халык килде. Участок авыл мәдәният йортында урнашкан. Музыка уйнап тора. Андрей Пестовның күңелендә бу көн гомерлеккә истә калыр мөгаен. Аның беренче тапкыр тавыш бирүе. Ул нефть техникумының соңгы курсында укый, күпбалалы гаиләдән. Менә мин дә гражданлык бурычымны үтәдем. 18 яше...

Иске Писмән авылында 1828 сайлау участогында төшкә кадәр бик күп халык килде. Участок авыл мәдәният йортында урнашкан. Музыка уйнап тора.


Андрей Пестовның күңелендә бу көн гомерлеккә истә калыр мөгаен. Аның беренче тапкыр тавыш бирүе. Ул нефть техникумының соңгы курсында укый, күпбалалы гаиләдән.

Менә мин дә гражданлык бурычымны үтәдем. 18 яше тулган һәр кеше моны эшләргә тиеш, дип саныйм, - ди Андрей. - Үземдә горурлык хисләре дә кичердем. Сайлау комиссиясендә бүләк тә бирделәр әле, - ди.
Андрей кулында блокнот, календарь, паспорт тышлыгы һәм значок. Әнә шундый истәлекле бүләкләр алган ул.
Олы яшьтәге Сания апа да сайлауларга йөрүне кирәк дип саный. "Элек-электән сайлауларга йөрибез. Калдырган юк. Көтеп алабыз", ди ул.
Розалия Мостафина фотолары

Нет комментариев