18 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Илсөя Бәдретдинова: "Мондый хәлнең булганы юк иде әле"
Хөрмәтле Базарлы Матак тамашачылары, кызганычка каршы, районыгыз администрациясе боерыгы буенча Базарлы Матакта 20 ноябрьдә буласы концерт БУЛМЫЙ!, дип яза ул үзенең төркемендә. Сәбәпләрен аңлап бетермәдек... Мондый хәлнең булганы юк иде... Гаебебез булмаса да, гафу үтенәбез! https://vk.com/ilsiya_badretdinova
-
Лениногорскилыларны музейга кул эшләре клубына чакыралар
Клуб утырышы 25 ноябрьдә сәгать 10 да Туган якны өйрәнү музеенда узачак, "Тылсымлы энә" дип атала ул. Кул эшләрен алып килү дә сорала. Шулай ук тәҗрибә уртаклашачаклар, дип хәбәр итә музей төркеме. https://vk.com/public35678318
-
РӘФИЛӘ ШӘМСЕТДИНОВАДАН ЙОМШАК КАБАРТМАЛАР
Бик җиңел һәм тәмле, йомшак кабартмалар рецепты тәкъдим итим әле. Гадәттә мин өчпочмак вак бәлешне шушы камыр белән ясыйм да, калган камырдан кабартмалар әвәлим, бик йомшак тәмле чыгалар! 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1а.к коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л....