18 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Банан пирогы
100 г ак май яки маргарин 2 данә йомырка 1,5 стакан шикәр 2 стакан он 1 чәй кашыгы камыр йомшарткыч 1 чәй кашыгы ванилин пычак очында тоз 150 мл сөт 3-4 банан Бананнарны чистартып чәнечке белән изегез. Йомшарган майга шикәр салып миксер белән туглагыз һәм катнашмага банан измәсен салып яхшылап...
-
Татарстанда томан төшә һәм җепшек кар явуы көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 19 ноябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана. Урыны белән җепшек кар һәм кар явачак. Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан исә, талгын. Һаваның төнге сәгатьләрдәге минималь температурасы - 0..-5, көндез максималь дәрәҗәсе -2..+3 градус булачак....
-
Лениногорскилылар «Наше время-Безнең заман» фестиваленнән призлы урын алып кайтты
Бүген Казанда эшләүче яшьләрнең республика фестиваленең гала-концерты узды. Сәхнәдә зональ сайлап алу турларында сайлап алынган яшьләр катнашты. Фестивальдә катнашкан "Лениногорсгаз" идарәсенең бию коллективы өченче урын алды. Коллективның җитәкчесе - Раил Гыйззәтуллин. Котлыйбыз!
-
Воронеж өлкәсендә пенсионер лотереяга 506 миллион сум откан
"Русское лото" лотереясын оештыручылар 5 ноябрьдә 506 миллион сум откан Воронеж өлкәсендә яшәүчене эзләп тапкан. Бу хакта шимбә "Столото" дәүләт лотереясын таратучы-компаниянең рәсми сайтында хәбәр ителә, дип яза ТАСС. Җиңүче - 63 яшьлек Наталья Петровна Власова. Аның сүзләренчә, ул билетны тикшерергә оныгына биргән. Ул билет отмады дигән, аннары лотерея атна...
-
Лениногорскида яшәүче Мөхәмәтшиннар гаиләсе юбилеен билгеләп үтте (ФОТОЛАР)
Зур тормыш юлын башлап китүләренә ун ел тулу - яшь гаилә өчен беренче зур юбилей. Бу көнне туганнар, дуслар белән билгеләп үтү үзенә бер зур бәйрәм. 2017 елның 17 ноябрь көнендә Мөхәмәтшин Артур белән Регина гаиләсен тантаналы рәвештә ЗАГС бүлеге белгече Хәлимова Кадрия Фәрит кызы котлап узды. Бу гаиләгә бары...
-
Лениногорск хуҗабикәләре колагына: йорттагы вак чебеннән котылу серләре
Өйдә гөл үстерергә яратучылар еш кына, ел фасылына карамый, гөл төбендә вак чебеннәр очып йөрүен күрә. Көтелмәгән "кунак"лар барлыкка килгән икән, гөлне ташларга ашыкмагыз. Суны чамадан тыш сибү, гөл утыртканда туфракның дезинфекцияләнмәгән булуы - төп сәбәпләрнең берсе булырга мөмкин. Чебеннәр үсемлеккә зыян китерми дип күпләр ялгыша. Алар гөл төбенә йомырка...
-
Мари Элда юл һәлакәтендә зыян күргән кыз авыр хәлдә
Мари Элда микроавтобус катнашында юл һәлакәтендә зыян күргән 14 яшьлек кыз авыр хәлдә. Ул кичә Казанга Республика балалар клиник хастаханәсенә китерелде. Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Сәлимҗанова хәбәр итте дип яза ТАСС агентлыгы. Зыян күргән 7 һәм 17 яшьлек ике баланың хәлендә уңай динамика күзәтелә....
-
Элекке танышымны очраттым (мәзәк)
- Сәлам! - мин әйтәм. - Ничек тормышлар? - Ал да гөл! - ди бу, елмаеп. Ялганлый, билгеле. - Ә син ничек? - Искитмәле! - дип ялганлыйм мин дә. - Балалар, хатының ничек? - Балалар бишкә генә укый, - дип алдашам мин, күземне дә йоммыйча. - Хатын, фәрештә кебек, янымда...
-
Мәдәният сарае лениногорскилыларны концертка чакыра
22 ноябрьдә 17сәгать 30 минутта Мәдәният сарае сезне әниләр көненә багышланган концертка чакыра. Сезнең алда «Надежда» ветераннар хоры, «Браво» нәфис сүз студиясе, «Астра» ансамбле чыгыш ясаячак. Билет бәясе 100 сум. 6+
-
SIM-карта паспортны алыштырачак?!
2018 елда смартфоннарны паспорт урынына куллана башларга мөмкиннәр. Дәүләт Думасы язгы сессиядә шул хактагы закон проектын карарга җыена. Дәүләт Думасының финанс базары комитеты рәисе Анатолий Аксаков сүзләренчә, бер кеше бер генә SIM-карта ала башлаячак. Аны башкаларга бирү тыелачак. Киләчәктә аның белән кредит та рәсмиләштерә башламагаек. Ә менә Россия финанс мониторингында...
-
Киемнәр турында 4 МИФ
Кара төс һәрчак сылу итеп күрсәтәме? Юк икән! 1нче миф. Кара төс сылу итеп күрсәтә. Чынбарлыкта. Яшерергә теләгән бөтен кимчелекләрне кара төс ачып күрсәтә. 2нче миф. Киемдәге аркылы аклы-каралы сызыклар тазартып күрсәтә. Чынбарлыкта. Карап торганда, аклы-каралы сызыклар күзне уйната һәм төгәл силуэт күренми. Ул, киресенчә, таза итеп түгел, ә озын...
-
Зәй-Каратайда "Татар җыры-2017" конкурсы узды (ФОТОЛАР)
Зәй-Каратай авылында мәктәпкүләм «Татар жыры - 2017» җыр конкурсы узды. Бик талантлы һәм булдыклы балалар бар икән Зәй - Каратайда! Мәктәп коллективына татар сәнгатен, телне, мәдәниятне үстерүдә зур өлеш кертүләре, әлеге чараны үткәрүләре өчен рәхмәт рәхмәт сүзләре җиткерәбез, дип язалар.
-
Таһир Шәмсуаров Юлтимердә булган бер вакыйга турында шигырь язган
Ике карт белән төлке (Булган хәл) Мин сөйләгән бу вакыйга Сизәм, тоелыр көлке. Юлтимернең урамында Йөри икән бер төлке. Гомердә булмаган хәлне Авылдашлардан сора. Ике картның нәкъ каршына Төлке килеп утыра. Бәпкә-чеби барысы да Күптән инде сарайда. Кордашларның әңгәмәсен Тыңлап карыйк шулай да! Кара, Сәлим, нинди матур, Елкылдап торган шәп...
-
БЫЕЛ ЧЫН КЫШ КАЙЧАН КИЛӘЧӘК?
Быелгы көз җылы булды. Ләкин шулай да кышкы матурлык сагындыра да башлады. Чын кышның кайчан киләчәге турында КФУның метереология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. "Көнбатыш процессларына бәйле рәвештә быелгы көз җылы килде: безгә даими рәвештә Төньяк Атлантикадан циклоннар килә һәм температура күтәрелүенә китерә. Хәзер кыш алды...
-
Лениногорскида яшәүче яшүсмер кызны фахишәлек белән шөгыльләнү өчен сатып алганнар
Яр Чаллыда фахишәлек белән шөгыльләнү өчен притон оештырган өчен 36 яшьлек хатынны хөкем иткәннәр, дип хәбәр итә «Татарстан-24». Притон өч ел тирәсе эшли. Әлеге «бизнес»ка фатирын биреп торган өчен хатынга керемнең 45% түләнгән. Тикшерү барышында әлеге хатынның Лениногорскидан 10 меңгә бер кызны сатып аллуы билгеле була, фахишәлек белән шөгыльләнү өчен....