РӘФИЛӘ ШӘМСЕТДИНОВАДАН ЙОМШАК КАБАРТМАЛАР
Бик җиңел һәм тәмле, йомшак кабартмалар рецепты тәкъдим итим әле. Гадәттә мин өчпочмак вак бәлешне шушы камыр белән ясыйм да, калган камырдан кабартмалар әвәлим, бик йомшак тәмле чыгалар! 1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1а.к коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л....
Бик җиңел һәм тәмле, йомшак кабартмалар рецепты тәкъдим итим әле.
Гадәттә мин өчпочмак вак бәлешне шушы камыр белән ясыйм да, калган камырдан кабартмалар әвәлим, бик йомшак тәмле чыгалар!
1 йомырка, 1/4 стакан шикәр комы, 1 ч.к. тоз, 1/4 чи чүпрә яки 1а.к коры чүпрә, 6 а.к. сыек май, 0,5 л. җылымса кайнаган су. Барлык ингридиентларны кушып уртача тыгызлыктагы камыр басарга, артык йомшак һәм артык каты да булмасын. Камырны, өстен каплап, 1 сәгать җылымса урында тотарга. Камырны кисәкләргә бүлеп тиешле размерда кабартмалар ясарга һәм майлы табага тезәргә. Табага тезгәннән соң газга куйганчы тагын 15-20 табада торсалар, тагын да күпереп, тәмлерәк пешәчәк. Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев