19 август 2015 яңалыклары
-
60 яшьлек ир-атны агач басып үтергән
18 август көнне булган фаҗига уңаеннан тикшерү эше дәвам итә. Гадәттән тыш хәлнең барлык нечкәлекләре ачыкланганнан соң процессуаль карар кабул ителәчәк. Әлеге фаҗига Саба районында, тимер юлның 899 нчы чакрымыннан ерак түгел генә урында булган. Агач аударган вакытта 60 яшьлек ир-ат үлә. Беренчел тикшерү фаразлары буенча, моңа кадәр әлеге ир-ат...
-
Ана капиталы белән балалар бакчасына да түләргә була
Россия хөкүмәте ана капиталын шәхси балалар бакчасына түләү өчен кулланырга рөхсәт бирергә җыена. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев Финанс, Хезмәт, Мәгариф һәм фән министрлыкларына һәм башка ведомстволарга "Балалары булган гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы федераль законга төзәтмәләр кертү турында уйларга кушкан, дип хәбәр итә "Известия". Законга төзәтмәләр кертелә калса, бу...
-
19 яшьлек егет туган көненә 13 яшьлек кызны чакырган
Ике тапкыр машина куып алып киткән өчен хөкем ителгәне булган 19 яшьлек егет үзенең туган көненә бүләк ясаган - фатир арендалап, анда 13 яшьлек яратып йөри торган кызын чакырган. Төнлә нәрсәләр булганын кыз кайтып әнисенә сөйләгән. Әнисе полициягә хәбәр иткән. Бу хәл Бөгелмәдә була. Тикшерү бара. Хәзер егетне 10 елга...
-
Лениногорск комбайнчылары арасында тагын кемнәр җиңүче? Өченче атнага йомгак
Районда 19 август көне мәгълүматына караганда, 24 мең 129 гектарда урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык мәйданның 66 проценты дигән сүз. Шушы көннәрдә "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенең өченче атнасына да йомгак ясадылар. Беренче төркемдә - кечерәк куәтле комбайннар арасында җиңүче булып Азат Хәбибуллин ("Хәбибуллин Ф.З." КФХ) танылды, ул бер атна эчендә...
-
Бер ир-ат ришвәт бирергә теләгән өчен 150 мең сум күләмендә штрафка тартылган
Казанның Вахитов районы суды 55 яшьлек А.Н.ы 150 мең сум күләмендә штрафка тартты, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы. Ир-ат РФ Җинаять кодексының 291нче маддәсенең 3нче өлешендә каралган җинаять ("Вазифаи затка ришвәт бирү") кылуда гаепле дип табылды. Суд ачыклаганча, 21 июнь көнне полицейскийлар "Богдан 2110" автомобиле белән идарә иткән А.Н.ны, автомобильдә...
-
Динә Гарипова туй сәяхәтеннән ФОТО күрсәтте
Июль азагында Динә Гарипова кияүгә чыкты. Туйдан соң алар ире белән диңгезгә сәяхәткә киткән иде. Шушы көннәрдә ул Инстаграммда яңа фото урнаштырды. «Впервые пообщалась с этими чудесными созданиями», - дип язып куйган ул.
-
Кул көрәше турниры була. 600 мең сумлык бүләк көтә
Чистайда Әнәс мәчете призына кул көрәше буенча Россиякүләм традицион турнир уздырыла. Ярышлар 22-23 август көннәрендә Чистай мәдәният йортында үткәрелә. Быел әлеге турнирның гомум приз фонды 600 мең сум тәшкил итә, ди. Ярышлар иртәнге сәгать 10да старт ала. http://intertat.ru/
-
Укытучыларының уртача хезмәт хакы – 34 мең
2015 елның беренче ярты еллыгында Татарстанда уртача хезмәт хакы 28 637 сум 50 тиен тәшкил иткән. 2014 елда ул 27 мең сум булган. Татарстанның гомуми белем бирү тармагында эшләүчеләр аена уртача 26 429 сум хезмәт хакы ала икән. Мәсәлән, укытучылар - 33 958 сум, югары уку йорты укытучылары 44 340...
-
Лениногорскиның бер офисына кораллы кеше һөҗүм иткән
18 август көндезге сәгать 10 да Шашин урамындагы «Деньги Мигом», офисына пистолетка охшаган әйбер тоткан тоткан берәү килеп кереп, акча таләп итә. Хезмәткәрләр куркып, кассада булган 83 меңгә якын акчаны чыгарып бирәләр. Һөҗүм итүче акчаны алып, тиз генә чыгып кача. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
-
Шөгердә берәүне үтергәннәр
18 августта Шөгер поселогында 46 яшьлек бер ирнең үле гәүдәсен табып алалар. Аны берничә тапкыр йөрәгенә пычак белән кадап үтергән булулары ачыклана. Оператив тикшерү эшләре барышында элек хөкем ителгән 1987 елгы ир тоткарлана, ул үзенең әлеге җинаятьне кылуын таный.
-
Лениногорск музеенда шәһәрне туган көне белән котладылар
"Туган көнең белән, шәһәрем" чарасы шәһәргә нигез салынган көнне 18 августта үтте. Анда сәнгать әһелләре, үз шәһәрен яратучылар җыелган иде. Ул көнне юбилейга багышланган фотоконкурс җиңүчеләрен дә бүләкләделәр, үз номинацияләрендә беренче урынга үзешчән фотограф Гүзәлия Нигъмәтҗанова һәм Раил Әхмәтҗанов чыкты.
-
Зәй-Каратай мәктәбе ишегалдында пальма үсә, үрдәкләр йөзә (фотолар)
Районыбызның Зәй-Каратай мәктәбендә капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә. Мәктәпнең эшләнгән һәрбер почмагы матураеп бара, яңа төсмер ала. Әле алай гына түгел, мәктәпнең ишегалды, әкияти күренеш сыман, тирә-юньгә ямь биреп тора. Композицияне балалар укытучылар белән берлектә ясаганнар. Түгәрәк күл уртасында "үрдәкләр йөзә", бер кырыйда "пальма үсеп утыра", "кояш чыгып килә", "бакалар...