Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ

Лениногорск комбайнчылары арасында тагын кемнәр җиңүче? Өченче атнага йомгак

Районда 19 август көне мәгълүматына караганда, 24 мең 129 гектарда урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык мәйданның 66 проценты дигән сүз. Шушы көннәрдә "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенең өченче атнасына да йомгак ясадылар. Беренче төркемдә - кечерәк куәтле комбайннар арасында җиңүче булып Азат Хәбибуллин ("Хәбибуллин Ф.З." КФХ) танылды, ул бер атна эчендә...

Районда 19 август көне мәгълүматына караганда, 24 мең 129 гектарда урып-җыю эшләре башкарылган, бу барлык мәйданның 66 проценты дигән сүз.


Шушы көннәрдә "Иң яхшы комбайнчы" бәйгесенең өченче атнасына да йомгак ясадылар. Беренче төркемдә - кечерәк куәтле комбайннар арасында җиңүче булып Азат Хәбибуллин ("Хәбибуллин Ф.З." КФХ) танылды, ул бер атна эчендә (10-16 август) КЗС-7 комбайнында 1 мең 650 центнер суктырган.

Икенче төркемдә - "Лениногорская" агрофирмасы"ннан Анатолий Звонарев, аның эш күләме - 3 мең 25 центнер. Өченче төркемдә - "Дҗон-Дир" комбайнында Виктор Богачев ("Хәйретдинов Н.Л." фермер хуҗалыгыннан).

Ул бер атнада 3 мең 431 центнер суктырган. Аларга күчмә байрак һәм премия тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск комбайнер