Әлеге фаҗига Саба районында, тимер юлның 899 нчы чакрымыннан ерак түгел генә урында булган. Агач аударган вакытта 60 яшьлек ир-ат үлә.
Беренчел тикшерү фаразлары буенча, моңа кадәр әлеге ир-ат утыртылган агачларны кисү буенча килешү төзи һәм бу эш өчен бригада туплый. Фаҗига булган көнне эшчеләр трактор ярдәмендә агач аудара. Шул вакытта якында гына торган бригадирның өстенә агач ава. Ир-ат урында ук вафат була.
Нет комментариев