20 апрель 2017 яңалыклары
-
Лениногорскиның "Ихлас" мәчетендә мөселман хатын-кызлары арасында викторина үтте
Шәһәрнең "Ихлас" мәчетендә районыбыз авыллары мөселман хатын-кызлары арасында викторина үткәрелде. Унөч авылдан килгән хатын-кызлар белемнәре, тиз җавап бирә алулары, тапкырлыкта сынашты. Беренче урынны Зәй-Каратай авылы мөслимәләре яулады, икенчедә - Түбән Чыршылы һәм Яңа Иштирәк мөселман хатын-кызлары. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды, чара төшке аш белән тәмамланды. 30 апрельдә шәһәребезнең мәчетендә "Гыйлем...
-
Һава торышы бозылу сәбәпле, ЮХИДИ ерак юлга чыгудан тыелып торырга чакыра
ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый рәвештә сакларга һәм юлларда бик игътибарлы, сак булырга кирәклеген искәртә. Казанда һава шартларының бозылуы сәбәпле, бик ашыгыч булмаганда машина йөртүчеләргә ерак юлга чыгудан тыелып торырга киңәш ителә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте җиткерә. Машина йөртүчеләргә Россия Эчке...
-
Лениногорск ТОСлары "Ветераннар янәшәбездә" дигән чара үткәрде (фотолар)
"Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында аеруча да һәркем кулыннан килгән кадәр игелек, яхшылык кылырга тырыша. Шул уңайдан, 8 нче территориаль үзидарәсе үзенә кунакка "хуҗасыз" калган тыл хезмәтчәннәрен җыйды. "Ветераннар янәшәбездә" дип аталган бу чара "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм 7 нче территориаль үзидарәсе белән берлектә узды. - Олыны хөрмәт...
-
Тимәш авыл җирлеге башлыгы урынбасары Халидә Сөләйманова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде
Җирле үзидарә көне уңаеннан, кичә, 18 апрель көнне, Казанда республиканың муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр һәм муниципаль берәмлекләрдә иң яхшы иҗтимагый инициатива бәйгеләрендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Алар арасында лениногорскилы да бар. Тимәш авыл җирлеге башлыгының урынбасары Халидә Сөләйманова "Мәгълүмати-аналитик системаны нәтиҗәле файдалану - авыл җирлеге эшчәнлегендә хуҗалык китабын электрон алып...
-
Лениногорскилылар "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә җиңеп кайттылар (фотолар)
10-14 апрель аралыгында Казанда "Созвездие-Йолдызлык" республикакүләм яшьләр фестивале узды. Анда Лениногорск иҗат коллективлары да катнашты. "Хореография" номинациясендә безнең "Империя" төркеме (җит. Ольга Малыхина) III урын яулады. "Конферанс" номинаиясендә II урынны Азат Кашапов (җит. Гөлүзә Кашапова), Максим Ерофеенко һәм Ильяс Мингалеев (җит. Наилә Чубатова) яулады. Лениногорскиның танылган "Пируэт" хореография коллективы (кечкенәләр...
-
Лениногорскида яшәүче ике гаиләгә торак алу өчен средстволар бирү турында белдерү кәгазе тапшырдылар
Торак бүлеге мөдире Елена Романеева Әфганстандагы хәрби бәрелешләрдә катнашкан кеше һәм инвалид гаиләсенә торак алу өчен акча бирү турындагы белдерү кәгазен тапшырды. Ул гаиләләрне котлап, аларга теләкләрен җиткерде.
-
Машина йөртүчеләр игътибарына!
Һава торышының начар булуы сәбәпле, зур юл-транспорт һәләкате барлыкка килергә мөмкин. Казан трассасында, М7 юлына борылып киткән җирдә, зур бөке хасил булган. Игътибарлы һәм сак булыгыз. http://www.bugulma-tat.ru/
-
Бала тәрбияләү буенча пособиене 3 яшькә кадәр озайтырга җыеналар
Бала тәрбияләү буенча пособиене өч яшькә кадәр озайтырга тәкъдим итәләр. Бу хакта әлеге закон проектын әзерләнгән Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитетының депутаты Сергей Вострецов сүзләренә сылтама биреп, РИА Новости язып чыккан. Шулай ук бу инициатива билгеләнгән күләмдә өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларына балалар бакчасында урын...
-
Зәй-Каратай мәктәбе укучылары "Язгы игелеклелек атнасы" на кушылды (фотолар)
Язгы игелеклелек атнасы кысаларында мәктәп укучылары авылыбыз өлкәннәре, ветеран укытучылар һәм сугыш ветераннарына ярдәм итү йөзеннән "Янәшәдә ветеран яши" акциясендә катнаштылар. Өлкәннәргә су китерделәр, карларын тараттылар, ә кемгәдер укучыларның килеп хәл белүләре дә җитте. Укучылар ветеран - укытучы Әнисә апа Вәлиева , Халидә апа Әхмәтшина, сугыш ветераны Сафиулла абый һәм...
-
Шәһәрдәшебез журналист, язучы Каниф Хакимовка 90 яшь тулды
Сугыш һәм хезмәт ветераны Каниф Баян улы Хәкимов озак яшәү серен белә. 15 апрель көнне ул үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Каниф абый Бөек Ватан сугышы ветераны. 1944 елның көзендә 17 яшьлек егет үзе теләп фронтка китә. Сугыштан соң "Магаданская правда" газетасының корреспонденты булып эшли. Ә инде 1960 елны...
-
Лениногорскида 22 апрельдә өмә узачак
22 һәм 29 апрельдә шәһәр һәм районда экологик өмә узачак, анда барлык предприятие һәм оешма хезмәткрләре, шәһәр һәм район халкы актив катнашыр, дип уйлыйбыз. Урам һәм тротуарларны, парк, скверларны кыш буена җыелган чүп-чардан чистартырга кирәк булачак. Туган шәһәрегез, авылыгызны яратуыгызны раслап барыгызны да катнашырга чакырабыз. 29 апрельдә традицион "Урман утырту...
-
Синоптиклар көн дәвамында кар, яңгыр яву, урыны белән буран чыгу ихтималы турында кисәтә
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада бүген болытлы һава торышы саклана. Кар, җепшек кар, яңгыр явачак. Урыны белән явым-төшемнең көчәю ихтималы да бар. Аерым районнарда буран чыгачак. Җил төньяк-көнчыгыштан исә, вакыты белән юнәлеше үзгәреп, төньяк-көнбатыш тарафтан исәргә дә мөмкин. Җилнең көчәю мөмкинлеге дә фаразлана. Көчәйгән вакытта...