Лениногорск ТОСлары "Ветераннар янәшәбездә" дигән чара үткәрде (фотолар)
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск ТОСлары "Ветераннар янәшәбездә" дигән чара үткәрде (фотолар)

"Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында аеруча да һәркем кулыннан килгән кадәр игелек, яхшылык кылырга тырыша. Шул уңайдан, 8 нче территориаль үзидарәсе үзенә кунакка "хуҗасыз" калган тыл хезмәтчәннәрен җыйды. "Ветераннар янәшәбездә" дип аталган бу чара "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм 7 нче территориаль үзидарәсе белән берлектә узды. - Олыны хөрмәт...

"Язгы игелеклелек атнасы" кысаларында аеруча да һәркем кулыннан килгән кадәр игелек, яхшылык кылырга тырыша.

Шул уңайдан, 8 нче территориаль үзидарәсе үзенә кунакка "хуҗасыз" калган тыл хезмәтчәннәрен җыйды. "Ветераннар янәшәбездә" дип аталган бу чара "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм 7 нче территориаль үзидарәсе белән берлектә узды.

- Олыны хөрмәт итмәгән үзе олыгаймаган. Безнең өчен үрнәк, сез безгә әле бик кирәк. Якыннарыгызның ихтирамын, күңел җылысын тоеп, якты көннәргә шатланышып шулай бергә-бергә яшик, - дип сәламләде халыкка өйдә социаль ярдәм күрсәтү мөдире Луиза Ризванова.

Чара түгәрәк өстәл, ямьле табын артында үтте. Ул җанлы аралашу, шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмне шәһәребезнең музыка-педагогик студентлары бизәде. Алар берсеннән-берсе матур җырларын бүләк итте. Әбиләр үзләре дә кушылып җырлады, актив булдылар. Аларның һәрберсе:

- Күңелебез булды, рәхмәт яусын, - дип кат-кат әйтеп таралашты. Садриев урамында яшәүче 89 яшьлек Хәкимова Хаерлевәрә һәм 87 яшьлек Рәисә Хәсәнова беравыздан:

- Әле аягыбызда йөри алганда килдек. Чакырып дөрес иткәннәр, ялгызыбыз гына туйдыра шул, - дип уй-хисләре белән уртаклаштылар.

Куйбышев урамында яшәүче Мөхлисә апа Шайдуллова да:

- Күптән өйдән чыкканым юк иде, рәхәтләнеп аралашып кайттым, - дип рәхмәт укый-укый кайтып китте.

Зилә Мөдәрисова фотолары


Нет комментариев