Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Бала тәрбияләү буенча пособиене 3 яшькә кадәр озайтырга җыеналар

Бала тәрбияләү буенча пособиене өч яшькә кадәр озайтырга тәкъдим итәләр. Бу хакта әлеге закон проектын әзерләнгән Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитетының депутаты Сергей Вострецов сүзләренә сылтама биреп, РИА Новости язып чыккан. Шулай ук бу инициатива билгеләнгән күләмдә өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларына балалар бакчасында урын...

Бала тәрбияләү буенча пособиене өч яшькә кадәр озайтырга тәкъдим итәләр. Бу хакта әлеге закон проектын әзерләнгән Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитетының депутаты Сергей Вострецов сүзләренә сылтама биреп, РИА Новости язып чыккан.

Шулай ук бу инициатива билгеләнгән күләмдә өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларына балалар бакчасында урын булмаган затларга да акча түләүне күздә тота. Айлык түләү суммасы бу очракта һәр балага өч мең сум тәшкил итәчәк.

Хәзер бала карау буенча түләүләр беренче ел ярым дәвамында гына бирелә, аның күләме уртача хезмәт хакының якынча 40 процентын тәшкил итә. Моннан тыш, сумма эшләү-эшләмәүгә, ялга киткәнче булган хезмәт хакына, шулай ук кайсы төбәктә яшәгәнеңә дә бәйле.

http://http//tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев