20 май 2020 яңалыклары
-
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановның киләсе срокка тәкъдим ителүен хуплады
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2020 елның көзендә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә узачак республика җитәкчесен сайлауларда тәкъдим ителүен хуплаган.
-
Россия Мәгариф министрлыгы 1 июльдән лагерьларны ачарга тәкъдим итте
Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләрдә балалар өчен җәйге сәламәтләндерү кампаниясен 1 июльдән башларга тәкъдим итте. Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында министрлыкның тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Янина Голубева шул турыда әйтте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
-
Лениногорскида дезинфекцияләү эше дәвам итә
Лениногорскида урамнарны һәм тротуарларны, скверларны, паркларны, җәмәгать урыннарын санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан эшләнә.
-
Коронавирус буенча яңа мәгълүматлар (статистика)
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 75 очрагы ачыкланган.
-
Татарстанда «Кызыл канәфер» акциясе онлайн-режимда башланды
Татарстанда ел саен уза торган «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе онлайн-режимда үткәрелә. Акция Хәтер һәм дан елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аны «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештыра.
-
Район авыл җирлекләрендә шәхси техникаларга техник күзәтү узды
Район авыл җирлекләрендә алдан билгеләнгән план буенча 6 майдан 16 майга кадәр физик затларның техникаларына техник күзәтү уздырылды, дип хәбәр итә Гостехнадзорның Лениногорск районы буенча баш инженер-инспекторы Илнур Галимов.
-
Россия синоптиклары июнь җылы булыр дип фаразлый
Быел Россиянең күпчелек төбәгендә җәйнең беренче ае шактый җылы булыр дип көтелә. Бу хакта «Российская газета» РФ Гидрометеоүзәгенең лаборатория мөдире Людмила Паршинага сылтама белән хәбәр итә.
-
Җиде ай чүп-чар астында яткан
Иске бинаны сүткәндә коточкыч табышка юлыкканнар. Анда бер ирнең мумиягә әйләнгән гәүдәсе табылган.