Лениногорскида урамнарны һәм тротуарларны, скверларны, паркларны, җәмәгать урыннарын санитар эшкәртү дәвам итә. Бу коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалау максатыннан эшләнә.
19 майда «Лениногорск район дәүләт ветеринария берләшмәсе» көче белән шәһәр автовокзалы дезинфекцияләнде. Белгечләр якындагы территорияне, тышкы яктан керү юлларын, зур залны эшкәрттеләр. Шулай ук хлорлы дезинфекция чарасы белән скейт-парк эшкәртелгән.
Фотолар: https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1751833.htm


Нет комментариев