Коронавирус буенча яңа мәгълүматлар (статистика)
ЯҢАЛЫКЛАР

Коронавирус буенча яңа мәгълүматлар (статистика)

Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 75 очрагы ачыкланган.

 

Шулардан 27 кеше госпитализацияләнгән һәм 48 кеше өйләрендә дәвалана.

Коронавирус йоктырган кешеләр саны савыгучыларга караганда ике тапкырга диярлек кимрәк.

Яшь төркемнәре буенча 18 яшькә кадәр - 1 очрак, 18 дән - 30 яшькә кадәр - 14 очрак, 30 дан - 50 яшькә кадәр - 24 очрак, 50 дән - 60 яшькә кадәр - 16 очрак,  60 тан – 70 яшькә кадәр - 9 очрак, 70 тән - 80 яшькә кадәр –  5 очрак, 80 тән – 90 яшькә кадәр - 3 очрак теркәлгән.

Шәһәрләр буенча караганда, Казанда бүген 63 очрак, Апаста 5 очрак, Биектауда  3 очрак, Чүпрәледә  2 очрак,Кайбыч һәм Питрәч районнарында берешәр очрак теркәлгән.

Татарстанда коронавирус диагностикасы башланганнан бирле 2475 кешедә авыру ачыкланган. Аларның 1452се савыккан, шул исәптән 151 кеше узган тәүлек эчендә терелгән.

 


Нет комментариев