20 июль 2016 яңалыклары
-
Җиләкле җәйге торт
Кирәк булалар: - йомырка - 3 данә; - шикәр - 200 грамм; - лимон цедрасы - 1 данә; - зәйтүн мае - 3 аш калагы; - разрыхлитель ; - он - 500 грамм; - сөт - 200 грамм. Крем өчен: - майлы каймак - 350 миллилитр; - сахарная пудра -...
-
Синоптиклар яшен һәм көчле җил турында кисәтә
Кисәтүләргә караганда, 21 июльнең 18:00 сәгатенә кадәр республикада һава торышының бозылу ихтималы саклана. Яшен һәм көчле җил көтелә. Яшен вакытында көньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк.
-
Казан күренешләре өчен тавыш бир!
2017 елда чыга башлаячак 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан күренешләре төшерүләрен күрергә теләсәң - тавыш бир! http://твоя-россия.рф/
-
Иң яхшы мәктәпләргә - миллионнар, Лениногорскига эләгерме
Грантны 21 гомумбелем бирү мәктәбе алачак Казанда Татарстан Республикасында "Уңышлы мәктәп" грантын оту өчен конкурсның икенче этабы тәмамланды. Беренче турдан 99 мәктәп узган иде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Икенче турда грантка дәгъва итүчеләр "Уңыш, уңышлылык, уңышлы мәктәп - ул нәрсә?" дигән темага презентация һәм эссе тәкъдим...
-
Күрше шәһәрдә бер хатын тәрәзәдән егылып төшкән
Фаҗига Бөгелмә шәһәрнең Якупов урамында килеп чыккан, хатын җитди травмалар алган. Аны хастаханәгә алып киткәннәр, дип хәбәр итә "Бугульминская газета" сайты. http://www.bugulma-tatarstan.ru/
-
Якташыбызга республикакүләм бәйгедә уңышлар телик
Иртәгә, ягъни 21-22 июль көннәрендә республикакүләм савымчылар бәйгесе уздырыла. Анда безнең якташыбыз, "Ленин" хуҗалыгы сыер савучысы Татьяна Ильдебенева да катнашачак. Ул районда узган машина белән саву операторлары конкурсында беренче урынны алган иде. Республика конкурсы быел Кукмара районы Вахитов исемендәге хуҗалыкта оештырыла. Татарстанда операторларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм машина белән сыер...
-
Иске Шөгер кызы Мәскәү Сабан туенда җырлады (фотолар)
Иске Шөгер кызы Динара Гумилевская Мәскәү Сабантуенда җырлады. Ул сүзләрен үзе язган "Тормышым яме" җырын ике сәхнәдә: көндезге концертта һәм кичке дискотекада башкарган. - Таныш артистлардан Резедә Шәрәфиева, Лилия Хәйруллина, Лилия Гыйматдинова, Гөлдәния Хәйруллина, Гүзәлия, Радик Яруллин, Радик Юльякшин, Айрат Сафин, Рената Ильясова, Сөмбел Билалова бар иде, - ди ул.
-
Лениногорскида эшләүче төзелеш оешмасына штраф салганнар
Шашин урамындагы "Зарина" бинасын ремонтлаучы оешманы прокуратура штрафка тарткан. Прокуратура һәм республика дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан тикшерү барышында бинаның проекты планы булмавы һәм эшчеләрнең шәхси саклык чаралары белән тәэмин ителмәве ачыкланган. Нәтиҗәдә прокуратура шәхси эшмәкәргә карата административ эш ачып, дәүләт хисабына 20 меңлек штрафка тарткан. Тулырак: http://prokrt.ru/main/news1/leninogorskaya
-
Лениногорскидагы 1нче спорт мәктәбе тузган хәлдә, ремонт таләп итә (фотолар)
Шәһәрдә Шашин урамында урнашкан 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бик тузган хәлдә, анда кичекмәстән капиталь ремонт кирәк, дип хәбәр итәләр лениногорскилылар социаль челтәрдә. Фотолардан күренгәнчә, спорт мәктәбенең тышкы ягы да, эчке ягы да начар, түшәмнән су үтә. Фотоларга язылган комментарийлардан күренгәнчә, ремонт турында белгертеп, төрле инстанцияләргә язганнар, тик алга...
-
Татарстанда кечкенә балалар өчен компенсация алуның яңа тәртибе гамәлгә керде
1 июльдән Татарстанда сабые балалар бакчасына йөри торган әти-әниләр компенсацияне электрон юл белән генә рәсмиләштерә ала. Бу хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итә. Министр сүзләренчә, республикада балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүче 200 меңләп ата-ана субсидия ала. Гадәттә, алар −...
-
Лениногорскилыларны депутат кабул итә
21 июльдә "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Булгаков урамы, 1А йорт, керү монумент ягыннан) Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Шәфигуллин гражданнарны кабул итә.
-
Лениногорск районында уракка төштеләр
Районда урып-җыю эшләре башланды. Хәерле сәгатьтә дип телик. Беренчеләрдән булып "Лениногорская" агрофирмасы" хезмәтчәннәре уракка төште. Хуҗалык көзге арыш культурасын беренче көнне 200 гектар суктырган, уңышы да яхшы икән: гектарыннан 32,3 центнер тәшкил итә. Быел район игенчеләре алдында 36 мең гектардан артык бөртеклеләрне җыю бурычы тора.