Шәһәрдә Шашин урамында урнашкан 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бик тузган хәлдә, анда кичекмәстән капиталь ремонт кирәк, дип хәбәр итәләр лениногорскилылар социаль челтәрдә.
Фотолардан күренгәнчә, спорт мәктәбенең тышкы ягы да, эчке ягы да начар, түшәмнән су үтә.
Фотоларга язылган комментарийлардан күренгәнчә, ремонт турында белгертеп, төрле инстанцияләргә язганнар, тик алга...
Шәһәрдә Шашин урамында урнашкан 1нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бик тузган хәлдә, анда кичекмәстән капиталь ремонт кирәк, дип хәбәр итәләр лениногорскилылар социаль челтәрдә.
Фотолардан күренгәнчә, спорт мәктәбенең тышкы ягы да, эчке ягы да начар, түшәмнән су үтә.
Фотоларга язылган комментарийлардан күренгәнчә, ремонт турында белгертеп, төрле инстанцияләргә язганнар, тик алга китеш юк икән.
Әлеге спорт мәктәбенә йөрүче балалар төрле республикакүләм, Россиякүләм ярышларда җиңүләр яулый бит. Аларга уңайлы шартлар тудырылсын иде инде. 
.jpg)

.jpg)
.jpg)
.jpg)
https://vk.com/overheartl фотолары
Нет комментариев