Яңа тормыш
Ветеран һәм пенсионерларның икенче йортларына әйләнгән бу үзәктә тормыш кайнап тора.
Монда өлкәннәр тынычлык, игътибар, аңлашу, аралашу, очрашу, танышу өчен җыела. Кайгысын да, шатлыгын да уртага салып сөйләшәләр, аңлашалар, күп сорауларына җавап алалар. Үзәктә бик тә кирәкле, үзенчәлекле клублар эшли. Мәсәлән: "Верность" тол хатыннар клубы, "Сугыш балалары", "Кулланучылар бердәмлеге", "Җиңү",...