Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа тормыш

Ветеран һәм пенсионерларның икенче йортларына әйләнгән бу үзәктә тормыш кайнап тора. Монда өлкәннәр тынычлык, игътибар, аңлашу, аралашу, очрашу, танышу өчен җыела. Кайгысын да, шатлыгын да уртага салып сөйләшәләр, аңлашалар, күп сорауларына җавап алалар. Үзәктә бик тә кирәкле, үзенчәлекле клублар эшли. Мәсәлән: "Верность" тол хатыннар клубы, "Сугыш балалары", "Кулланучылар бердәмлеге", "Җиңү",...

Ветеран һәм пенсионерларның икенче йортларына әйләнгән бу үзәктә тормыш кайнап тора.
Монда өлкәннәр тынычлык, игътибар, аңлашу, аралашу, очрашу, танышу өчен җыела. Кайгысын да, шатлыгын да уртага салып сөйләшәләр, аңлашалар, күп сорауларына җавап алалар. Үзәктә бик тә кирәкле, үзенчәлекле клублар эшли. Мәсәлән: "Верность" тол хатыннар клубы, "Сугыш балалары", "Кулланучылар бердәмлеге", "Җиңү", "Патриот" клубы һәм башкалар. Клуб җитәкчеләре барысы да халыкның үзе арасыннан, шуңадыр инде бер-берсе белән аңлашып, күмәк эш алып бара. Моннан тыш, үзәктә бик күп күңел ачу чаралары, язучылар, рәссамнар, шагыйрьләр белән очрашулар, тематик кичәләр үтә. Өлкәннәребез рәхәтләнеп, яратып бию һәм кул эшләре түгәрәгенә йөри. "Сәламәтлек" клубы һәрдаим эшләп килә. Анда төрле өлкәләрдән атаклы табиблар да катнаша. Алар диагностика үткәрәләр, бушлай консультация алып бара, теге яки бу чирдән котылу юлларын өйрәтә. Саф һавада күмәкләп йөреп кайту, чаңгыда шуу да өлкәннәр күңеленә хуш килә. Шашка, шахмат түгәрәгенә йөрүчеләр турында әйтеп торасы юк. Ел буена төрле шәһәрләрдә үткәрелгән конкурсларда катнашып, өлкәннәребез призлы урыннар алып кайта.
Җырларга, биергә яратучылардан татар һәм рус ансамбльләре төзедек. "Сүнмәс ялкын" ансамбле "егет-кызлары" районыбызның күп кенә авылларында чыгыш ясарга да өлгерде инде. Шулай ук Подлесный һәм Писмән халкы өчен дә матур гына бәйрәм оештырып кайттык.
Җыеп кына әйткәндә, "Ветеран" үзәгенең ишеген ачып кергән һәрбер кеше үзенең күңеленә ятышлы шөгыль таба, өр-яңа сулыш алып, тормышын үзгәртеп яши башлый. Мисал итеп, үзәккә йөрүчеләрнең язып калдырган сүзләрен китерү урынлы булыр:
"Бер очрашу - бер гомер. Без, сугыш чоры балалары, тагын исән-сау күрештек. Балачагыбызны, яшьлегебезне искә алып, барлап, хәзерге тормышыбызга рәхмәтле булып, мондый очрашулар ешрак булуны теләп, рәхмәтләр әйтеп таралыштык" (Вәсилә Әсәтова).
"Без бүген "Нәүрүз" бәйрәменә килдек. Ул бик күңелле, матур бәйрәм икән. Мондый кызыклы, тальян гармунлы кичәне күргәнем дә юк иде" (Мәрьям Минетдинова).
"Мине монда еш чакыралар. Бик яратып киләм. Мондый очрашулар безнең кебек карт-корыларга яшәргә мөмкинлек бирә" (Халидә Нуриәхмәтова).
"Рухи ярдәмегез өчен рәхмәт. Яшисе килә башлады" (Миңниса Гобәйдуллина).
"Ялгызлыктан җәфа чигеп тилмергән кешегә моннан да зур ярдәм һәм шатлык бармы икән?!"
Хөрмәтле өлкәннәребез! "Ветеран" үзәге турында әле белмәгән, ишетмәгән кешеләр, килегез, күрегез, очрашыгыз! Безнең ишекләр һәрчак ачык, сезне көтәбез. Үзегез актив, аралашучан булсагыз гына сезне матур картлык көтә. Адресыбыз: Куйбышев урамы, 21нче йорт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветераны