Безнекеләр – беренче
Якшәмбе Үзәк мәйданда республиканың көньяк-көнчыгышы җыелма командаларының шахмат буенча команда ярышы үтте.
Ул элек шәһәребездә шахмат клубы директоры булып эшләгән, шахмат мәктәбе ачуны башлап йөрүче кеше Д.Клинке - Махер истәлегенә багышланган иде. Лениногорск шахматчылары, башкаларга бернинди шанс калдырмыйча, җиңү яуладылар. Безнең җыелма команда составына: А.Шуваткин, Н.Мукаев, С.Михайлов, И.Сафин, Т.Шуваткина, В.Токарев,...