Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Суга кермә, чирләрсең

Җәен халык су буйларында ял итәргә ярата. Кызу көннәрне шәһәрдәге күл буе, Зәй-Каратай, Иске Писмән буаларында кеше аеруча күп була. Безнең су объектларының санитар-эпидемиологик торышы ничек соң? Татарстан дәүләт баш санитар табибының быелның 25 апрелендә "2012 елгы җәйге сәламәтләндерү чорына массакүләм ял һәм сәламәтләндерү урыннарын әзерләү турында" карары чыгу белән,...

Җәен халык су буйларында ял итәргә ярата. Кызу көннәрне шәһәрдәге күл буе, Зәй-Каратай, Иске Писмән буаларында кеше аеруча күп була. Безнең су объектларының санитар-эпидемиологик торышы ничек соң?



Татарстан дәүләт баш санитар табибының быелның 25 апрелендә "2012 елгы җәйге сәламәтләндерү чорына массакүләм ял һәм сәламәтләндерү урыннарын әзерләү турында" карары чыгу белән, безнең хезмәт районыбыз сулыкларына карата таләпләрне арттырды. Аларда санитар-эпидемиологик экспертиза үткәрдек.
Бүгенге көндә район һәм шәһәрдә халык кызыну, ял итү өчен йөри торган урыннарның пляж статусы юк, алар тиешенчә төзекләндерелмәгән. Шулай ук суның сыйфатына карата таләпләр үтәлми. Күп еллар буе тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, сулыкларның бик нык пычрануы күзәтелә. 2010 елдагы белән чагыштырганда, 2011 елда санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиеник нормаларга җавап бирмәүче пробалар саны 2,5 тапкырга, нормага туры килмәүче микробиологик күрсәткечләр 23 процентка артты. Болар республика күрсәткечләреннән 2,6 тапкырга югарырак. 2010-2011 елларда сулыклардан алынган 87 пробаның сигезендә холера вибрионы табылган. Аларның тиешле күрсәткечләргә туры килмәвенең төп сәбәбе - пычрак һәм ләмле булуларында. Су агымы тиешенчә түгел, күлләрнең үз-үзен чистарту процессы да бозылган. Нәтиҗәдә, югары патогенлы микроорганизмнарга яшәү һәм үрчү өчен шартлар туган. Аларда су коену массакүләм йогышлы чир белән зарарлануга китерергә мөмкин. Халыкның әлеге күлләрдә коенуы санкцияләнмәгән булып санала һәм шуңа "Коену тыела" дигән аншлаглар куелган.
15 майдан безнең хезмәт тарафыннан атна саен су һәм андагы туфракка тикшерү үткәрелә. Мәсәлән, түбәндәге сулыкларда су микробиологик күрсәткечләр буенча нормага туры килми:
- Медицина-санитар часте янындагы сулык, суның тикшерүгә алынган вакыты - 2012 елның 15 мае.
- Зәй-Каратай буасы, 29 майда һәм 4 июньдә тикшерелде.
- Иске Писмән буасы, 29 майда һәм 4 июньдә тикшерелде.
Микробиологик күрсәткечләр буенча, туфрак түбәндәге урыннарда нормага туры килми:
- Шәһәр сулыгының яр буе (югары, медицина-санитар часте янындагысы), 29 май һәм 4 июньдә тикшерелде.
- Зәй-Каратай буасының яр буе зонасы - 4 июньдә тикшерелде.
Әлеге мәгълүмат тиешле органнарга җиткерелде. Контрольдә тоту эшен дәвам итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су

2
X