Лениногорск районы Куакбаш хоккейчылары – беренче
Шөгердә авыл яшьләре арасында, кышкы сезонны ябу уңаеннан, хоккей уены үтте.
Хуҗалар белән беррәттән, бозда Иске Шөгер, Зеленая Роща һәм Куакбаш авылы егетләре очрашты. Нәтиҗәдә, I урынны - Куакбаш, II урынны - Шөгер һәм III урынны - Зеленая Роща яшьләре яулады. Күчмә кубок Куакбаш хоккейчыларына тапшырылды.