Лениногорск картингчылары – җиңүче
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск картингчылары – җиңүче

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кубогына картинг буенча (кечкенә автомобильдә узышу) үткәрелгән ярыштан Лениногорск командасы җиңү белән кайтты. Казан шәһәрендә узган бәйгедә 9-18 яшьлек 180 егет һәм кыз катнашкан. Көндәшләр көчле булуына карамастан, өлкән төркемдә Андрей Малыхин (12 нче лицей) һәм Лилия Дәүләтгәрәева (7 нче мәктәп) җиңүче булган, ә кече...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кубогына картинг буенча (кечкенә автомобильдә узышу) үткәрелгән ярыштан Лениногорск командасы җиңү белән кайтты.


Казан шәһәрендә узган бәйгедә 9-18 яшьлек 180 егет һәм кыз катнашкан. Көндәшләр көчле булуына карамастан, өлкән төркемдә Андрей Малыхин (12 нче лицей) һәм Лилия Дәүләтгәрәева (7 нче мәктәп) җиңүче булган, ә кече төркемдә Фрол Мартынов (2 нче мәктәп) һәм Элина Гарифуллина (7 нче мәктәп) бронза медаль яулаган. Гомумкоманда исәбендә лениногорскилылар беренче тапкыр җиңү яулап, кубок иясе булды. Афәрин!

картинг

Нет комментариев