Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорск нефть техникумында бәйрәм

Шәһәребезнең нефть техникумында икенче курс «ПГ-1-11» төркеме студентлары «Галиҗәнап хатын-кыз» дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате үткәрде. Ул язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде. Биредә ел саен II курс студентлары арасында «Иң яхшы сыйныф сәгате» конкурсы үткәрелә. Аның шарты буенча һәрбер төркем, җитәкчесе белән бергә, берәр тема сайлап...

Шәһәребезнең нефть техникумында икенче курс «ПГ-1-11» төркеме студентлары «Галиҗәнап хатын-кыз» дип исемләнгән ачык сыйныф сәгате үткәрде. Ул язның беренче бәйрәме - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган иде.


Биредә ел саен II курс студентлары арасында «Иң яхшы сыйныф сәгате» конкурсы үткәрелә. Аның шарты буенча һәрбер төркем, җитәкчесе белән бергә, берәр тема сайлап алып, аны башкаларга тәкъдим итәргә тиеш. Булачак геофизикларның әлеге ачык сыйныф сәгате дә шушы конкурс кысаларында узды. Ул март аена туры килгәнлектән, студентлар аның темасын да гүзәллек бәйрәме белән бәйләгән. Сыйныф сәгатен оештыруда аларга җитәкчеләре Людмила Биткина ярдәм иткән. Шунысын да әйтергә кирәк, студентларның тырышлыгы бушка китмәгән: чара тирән эчтәлекле, кызыклы һәм үзенчәлекле килеп чыккан иде. Студентлар кадерле әниләренә, апа-сеңелләренә, тормышыбызның чәчәге булган барлык гүзәл затларга күңел түреннән чыккан иң изге теләкләрен китап рәвешендә җиткерде. Китапның һәр бүлеге апа-сеңел, сөйгән яр, әни, әби һәм, әлбәттә, шушы уку йортындагы хатын-кыз укытучыларга багышланган иде. Ул матур тәбрикләү сүзләре белән беррәттән, булачак геофизикларның җыр-биюләре, нәфис сүзләре, кызыклы видеоязмалары белән үрелеп барды. Сыйныф сәгатенең югары дәрәҗәдә әзерләнгән булуын залда бәйрәмне тамаша кылган студентларның көчле алкышлары раслады.
Бәйрәм икенче көнне дә дәвам итте. Бу көнне техникумның актлар залына биредә хезмәт куючы хатын-кыз педагоглар чакырылды. Аларны техникум директоры Игорь Врублевский бәйрәм белән тәбрикләп, авыр һәм җаваплы эшләрендә зур уңышлар, гаиләләрендә иминлек теләде. Уку йортының җыр-моңга, биюгә һәвәскәр егет-кызлары тарафыннан алар хөрмәтенә куелган концерт 8 Март - кешелекнең гүзәл яртысы - хатын-кызларның иң нәфис, иң асыл зат булуын тагын бер кат искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: техникум

2
X