Эш эзләү маҗаралары
(Юмореска)
Эшкә чыгам әле, эшкә... Туйдым өйдә утырып, гарык булдым. Эш кирәк миңа, эш... Әнә газетта минем кебек эшләргә атлыгып торучылар өчен күпме белдерү бар. Рәхәтләнеп сайла. Күз салыйм әле, бәлки, миңа насыйбы да бардыр. Тә-ә-әк... Хисапчы кирәк, эш тәҗрибәсе өч ел булсын, имеш. Юк, исап-хисап эше минем баш өчен...