Лениногорск муниципаль районы сессиясе үтте
Лениногорск муниципаль районы Советы сессиясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары Ю.Камалтынов, "Татнефть" җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, республиканың министрлык һәм ведомство вәкилләре, депутатлар катнашты.
2013 елга нәтиҗә ясап, муниципаль район башлыгы Рәгать Хөсәенов, районның социаль-икътисадый үсешен уңай, дип бәяләде. Үткән ел районда хезмәт базарында тотрыклыкка ирешелгән, эшсезлек кимегән.
Районның социаль-икътисадый үсешендә...