Аларны котларга Казаннан Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясы рәисе урынбасары Константин Яковлев килгән иде. Юбилярларны Әлмәт һәм безнең шәһәр, район вокаль ансамбльләре дә тәбрикләп, җыр-моң бүләк итте. Аларга мактау грамоталары тапшырылды. Соңыннан алар мордва туе йоласын һәм чуаш бәйрәмен күрсәтте.
Нет комментариев