Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
СПОРТ

Яшь лениногорскилылар күп төр ярышта катнашты

Тимәштә район мәктәбе укучылары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган күп төр ярыш узды. Егетләр ату, турникта тартылу, автомат җыеп сүтү буенча көч сынашты. Ату буенча VIII-IX сыйныфлар арасында Илназ Гарипов (Шөгер), X-XI арасында Айдар Фасыйхов (Иске Иштирәк), турникта тартылу буенча Булат Җиһаншин (Иске Иштирәк), Раил Хәйретдинов (Иске Иштирәк), автомат җыеп...

Тимәштә район мәктәбе укучылары арасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган күп төр ярыш узды.
Егетләр ату, турникта тартылу, автомат җыеп сүтү буенча көч сынашты. Ату буенча VIII-IX сыйныфлар арасында Илназ Гарипов (Шөгер), X-XI арасында Айдар Фасыйхов (Иске Иштирәк), турникта тартылу буенча Булат Җиһаншин (Иске Иштирәк), Раил Хәйретдинов (Иске Иштирәк), автомат җыеп сүтү буенча Азат Хәйруллин (Иске Иштирәк) һәм Шөгер егете Айдар Фасыйхов җиңүче булды.
Өч төр буенча да иң күп очко туплап, VIII-IX сыйныф укучылары арасында Рөстәм Бикбов (Сугышлы), X-XI сыйныфлардан Айдар Фасыйхов җиңде. Гомумкоманда беренчелегендә ике төркемдә дә Шөгер мәктәбе укучылары чыкты. Алар Кубок, медаль һәм призлар иясе булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Спорт

2
X