Урмышлы укучысы бәйгедә II урын алган
Урмышлы мәктәбенең IV сыйныф укучысы Искәндәр Хәбибуллинны күптән түгел Казанга чакырып бүләкләделәр.
Ул Бөтендөнья татар конгрессы уздырган "Бәхетле балачак" Интернет бәйгесендә икенче урын алды. Анда Канада, Франция, Төркия, Россиянең төрле төбәкләреннән, республикабыздан 3 -14 яшьлек балалар катнашты, дип хәбәр итәләр Урмышлы мәктәбеннән.
Интернет-конкурс сигез юнәлеш буенча барды: рәсем, кул эшләре,скульптура,...