Аз сүзле, күп эшле булуы белән үзен яраттырды
Әгәр кеше дөрес яшәсә, яшьлегендә укуга күңел бирсә, аннары сайлаган һөнәрен яратып, эшен теләп һәм тырышып башкарса, гаилә кыйммәтләрен сакласа, гомер үткән саен – нәрсәгә дә булса ирешә. Хөрмәткә, уңышка. Сүзем Әлмәт шәһәрендә яшәп, нефть табу оешмасында өлкән геолог булып эшләүче энем Резит Рәис улы Миннебаев турында.