Лениногорск бабае 91 яшендә өйләнгән!
ҖӘМГЫЯТЬ

Лениногорск бабае 91 яшендә өйләнгән!

РТ Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең еллык коллегиясендә кызыклы фактлар китерделәр.

Узган ел республикада 24182 пар никахын теркәгән. Аларның 70 проценты – 30 яшькә кадәргеләр.

Дөрес, мәхәббәткә яшь комачауламый. Лениногорск районында яшәүче бабай 91 яшендә камыт кияргә хәл иткән. Ә Казанда яшәүче 81 яшьлек әби үзенең туган көнендә кияүгә чыккан.

Менә кайда ул романтика!


Нет комментариев