Парацетамол яшь кызның гомерен өзгән
ҖӘМГЫЯТЬ

Парацетамол яшь кызның гомерен өзгән

Бурятиядә парацетамолны чамасыннан артык кулланган яшь кызның гомере өзелгән.

28 декабрь көнне 24 яшьлек кызны, хәле начарлану сәбәпле, санавиация белән Улан-Удэдагы клиник дәваханәгә алып киләләр.

- Пациенткабызның хәле начарлануы берничә факторның тәңгәл килүе белән бәйле. Беренчедән, ул ябыгыр өчен диета тоткан, диета исә бавырның фермент системасы эшчәнлеген бозган, элегрәк ул В гепатиты вирусын да кичергән. Һәм шушыларга өстәп ул Парацетамол эчкән, - дип сөйлиләр дәваханәдә.

Дәваханәгә эләккәч, кызга антидот терапия комплексы үткәрәләр, ягъни агулы матдәләрне зарарсызландыручы препаратлар биргәннәр. - Әмма шундый интенсив терапия дә пациентның хәлен яхшыртмый. Бу вакыйгага карата дәваханәдә үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү хәвефле булуын искәртәләр.

- Күпләр салкын тиюне табибка мөрәҗәгать итмичә үзаллы дәвалый, шул рәвешле салкын тиюгә каршы һәм температураны төшерүче даруларның үзара туры килү-килмәвен үтәмиләр. Тагы шул да мөһим: кешеләр даруларның билгеләнешен начар аңлый, еш кына тән температурасын төшерүче дарулар белән беррәттән комплекслы препаратлар да кабул итәләр. Шул ук вакытта парацетамолның хәвефсезлек планкасы бик түбән икәнен белмиләр, - ди дәваханә табибы.

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=27815

Фото: pixabay.com


Нет комментариев