Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Ир-атлар

Хатын-кызны җирнең гөле иткән, Аңа табынучы ир затлар. Вәгъдәсенә тугры калучылар, Кырыс, әмма гадел ир-атлар. Гаиләнең имән өрлекләре, Кирәккәннең барын табучы. Кыенлыкта киң җилкәсен куеп, Җил-яңгырдан саклап баручы. Күңеле белән барыбер солдат алар, Сиксәндә дә сафта, төз атлар. Юкка гына атка тиңләмиләр, Заман йөген тарта ир-атлар. Сөя икән, димәк, гомерлеккә,...

Хатын-кызны җирнең гөле иткән,
Аңа табынучы ир затлар.
Вәгъдәсенә тугры калучылар,
Кырыс, әмма гадел ир-атлар.
Гаиләнең имән өрлекләре,
Кирәккәннең барын табучы.
Кыенлыкта киң җилкәсен куеп,
Җил-яңгырдан саклап баручы.
Күңеле белән барыбер солдат алар,
Сиксәндә дә сафта, төз атлар.
Юкка гына атка тиңләмиләр,
Заман йөген тарта ир-атлар.
Сөя икән, димәк, гомерлеккә,
Алар өчен җирдә юк ятлар.
Назлы итеп: «Җаным!» - диеп дәшсәң,
Балавыздай эри ир-атлар!
Хатын-кызны җирнең гөле иткән,
Аңа табынучы ир затлар.
Тыныч йокла, Ватан, чикләреңне
Сакладылар, саклый ир-атлар!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ватан