21 февраль 2018 яңалыклары
-
Лениногорскида балигъ булмаганнар эше комиссиясе 100 елллыгын бәйрәм итте (фотолар)
Бүген Мәгариф идарәсенең актлар залында Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә 100 ел тулуга багышланган чара узды. Анда комиссия әгъзалары, аңа эшчәнлек барышында ярдәм итүче оешма вәкилләре, ветераннар һәм мәктәп укучылары катнашты. Тантаны әлеге комиссиянең рәисе Владимир Друк ачты. Датаның мөһимлеген билгеләп үтте һәм изге теләкләрен юллады....
-
ФЕВРАЛЬ ҖИТТЕ… ҺӘМ УЗЫП ТА КИТТЕ
Елдагы иң кыска айның да уртасы җиткән. Җиткән һәм узып та бара, ә без әлеге серле ай турында кызыклы фактларны һаман да сезгә тәкъдим итмәдек. Димәк, киттек! Беренче факт. "Февраль" атамасы римлыларның Фебруус дип исемләнгән чистарыну йоласыннан алынган, ул 15 февральдә үтә торган була. Икенче факт. Быел әлеге айда ай...
-
Гаиләсен акчага алыштырган
Русия Тикшерү комитетына билгеле булганча, Сочида яшәүче 22 яшьлек егет, әти-әнисен һәм сеңелесен үтертеп, мираска ия булырга планлаштырган. Үзенең нияте турында ул дустына сөйләгән. Шуннан соң полиция хезмәткәрләре аны күзәтә башлаган. Аларның берсе "киллер" ролен алган. Егет аңа бүлмәләрнең ничек урнашуын, күзәтү камерасы һәм эт барлыгын аңлаткан. 26 гыйнварда ул...
-
Татарстанда бер гаилә ис тиеп агуланган
Кичә Чистай районы Чистай Выселкасы авылында 1959 елгы ир-ат һәм аның 1981 елгы үги улы ис тиеп агуланып үлгән. Йорт хуҗасының хатыны авыр хәлдә хастаханәгә озатылган. Әлеге факт буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары башлангыч тикшерү уздыра. Чистай районындагы бер йортта ике ир-ат мәете һәм бер комада...
-
Федотовка мәктәбен җитәкләүче ханым барысына да өлгер, җитеш
Үзең бик белемле, акыллы булсаң да, кешене нәрсәгәдер өйрәтү җиңел эш түгел. Сабырлыкның мәрмәрдәй ныгын сорый торган хезмәт бу. Шуңа күрә, укытучылар турында зул юлга чыгаручылар, кеше итүчеләр дип, матур шигырьләр язалардыр да. Сүзем 20 елдан артык Федотовка мәктәбендә балалар укыткан, хәзерге вакытта директор вазыйфасын башкаручы Валентина Семёновна Кириллова турында...
-
Лениногорскида халык җыеннары дәвам итә (ФОТОЛАР)
Чираттагы халык җыены 8нче мәктәптә, 11нче ТОСС микрорайонында узды. Шәһәр һәм районда узган елда башкарылган эшләр һәм 2018 елга планнар турында район башлыгы Рәгать Хөсәенов сөйләде. Шулай ук халык алдында 11нче ТОСС рәисе урынбасары Лиана Габидулина, "ЖилСервис" оешмасы директоры Олег Баштанов, участковый Татьяна Андреева һәм 8нче мәктәп директоры Елена Сергеева...
-
1 апрельдән пенсия арта
Ведомствода аңлатуларынча, индексация нәтиҗәсендә социаль пенсиянең уртача күләме 255 сумга артып, күтәрелгәннән соң 9 мең 62 сум булачак. Шул ук вакытта инвалид балаларның һәм балачактан I төркем инвалидларның пенсияләренең уртача күләме 378 һәм 382 сумга артып, шуннан соң 13 410 һәм 13 556 мең сумны тәшкил итәчәк. Бу хакта "Российская...
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне!
Берләшкән Милләтләр оешмасы (БМО) карары буенча 21 нче февраль Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. 1999 нчы елның ноябрендә, Бангладеш дәүләте тәкъдиме белән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе, ЮНЕСКОга кергән илләр һәм Берләшкән Милләтләр оешмасы 21 февраль көнен Туган тел көне дип игълан итте. Беренче мәртәбә ул 2000 елның 21 нче...
-
Әлмәттә ике җиңел машина һәм “ГАЗель” йөк машинасы бәрелешкән
Юл-транспорт һәлакәте Түбән Мактама бистәсе юлында булган. Казан, 21 февраль, "Татар-информ"). Әлмәт районында ике җиңел машина һәм "ГАЗель" йөк машинасы бәрелешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә. Юл-транспорт һәлакәте Түбән Мактама бистәсенең әйләнгеч юлында булган. Өстәмә мәгълүматлар һәм һәлакәт нәтиҗәләре ачыклана. Фото: из соцсетей http://tatar-inform.tatar/news/2018/02/21/158454/
-
Рөстәм Миңнехановның сөт бәяләре буенча Медведевка язган хатына җавап килгән
Россия хөкүмәте җитәкчесе сөткә бәйле вазгыять игътибар сорый, ди. Татарстан Президентының сөт бәяләре төшү буенча Россия хөкүмәте башлыгы Дмитрий Медведевка язган хатына җавап килгән. Билгеле булганча, Рөстәм Миңнеханов Сочида узган киңәшмәдә сөт мәсьәләсе буенча әзерләнгән хатны Дмитрий Медведевка тапшырырга вәгъдә иткән иде. Татарстан авыл хуҗалыгы министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип...
-
Дилә Нигъмәтуллина Илсөя Бәдретдинова турында: Бесит прямо!
Илсөя Бәдретдинова белән Дилә Нигъмәтуллина фитнес, диеталар, матурлык турында сөйләшеп торган мәлдә кемнең биле нечкәрәк булуын ачыкларга булганнар. Кызларга Диләнең абыйсы Булат ярдәм иткән. Бу хакта Дилә Инстаграмында болай дип яза: "Илсөя әйтә : "Синең билен нечкәрәк", - ди. Мин: "Синеке",- дим. Ә Булат тикшереп карарга булды. Ну юк индеее,...
-
Алинә Заһитова Олимпиадада дөнья рекорды куйды
Пхенчханда Олимпиадада катнашучы фигуралы шуучы Алинә Заһитова дөнья рекорды куйды. Ул берничә минут алдарак Евгения Медведева куйган дөнья рекордын яңарта алды. Бу турыда RT хәбәр итте. Алинә Заһитова кыска программада чыгышы өчен 82,92 балл җыйды. Евгения Медведева 81,61 балл алган иде. Моңа кадәр Заһитова ирекле программада беренче булды. Аның бу...
-
Илсөя Бәдретдинова "сирәк татый торган" сөенече белән бүлеште
Илсөя Бәдретдинованың спорт белән дус булуы беркем өчен дә сер түгел. Үткән ялларда җырчы Instagram битенә кызыклы гына видео урнаштырган. Кайларда һәм ничек итеп ялын үткәрүе хакында җырчы үзе сөйләде. "Вакыт бик тыгыз булуга карамастан, спорт белән шөгыльләнергә тырышам. Физик яктан гына түгел, рухи яктан да ныгыта мине спорт. Саф...