Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
БЕЗГӘ ЯЗАЛАР

Федотовка мәктәбен җитәкләүче ханым барысына да өлгер, җитеш

Үзең бик белемле, акыллы булсаң да, кешене нәрсәгәдер өйрәтү җиңел эш түгел. Сабырлыкның мәрмәрдәй ныгын сорый торган хезмәт бу. Шуңа күрә, укытучылар турында зул юлга чыгаручылар, кеше итүчеләр дип, матур шигырьләр язалардыр да. Сүзем 20 елдан артык Федотовка мәктәбендә балалар укыткан, хәзерге вакытта директор вазыйфасын башкаручы Валентина Семёновна Кириллова турында...

Үзең бик белемле, акыллы булсаң да, кешене нәрсәгәдер өйрәтү җиңел эш түгел. Сабырлыкның мәрмәрдәй ныгын сорый торган хезмәт бу.


Шуңа күрә, укытучылар турында зул юлга чыгаручылар, кеше итүчеләр дип, матур шигырьләр язалардыр да. Сүзем 20 елдан артык Федотовка мәктәбендә балалар укыткан, хәзерге вакытта директор вазыйфасын башкаручы Валентина Семёновна Кириллова турында бара.

Кап - кара чәчле, чем кара күзле кечерәк кенә буйлы бер кыз бала 1980 нче елда мәктәп бусагасын атлап кергән иде. Сыйныфта беренчеләрдән булып укырга өйрәнүе, матур итеп рәсем ясавы, һәр мәктәпкүләм үткәрелгән чараларда актив катнашуы, шигырьләр язу белән мавыгуы, дәресләрдән соң иптәш кызлары белән мәктәп ишегалдында "укытучы - укытучы" уйнап үсүе, мөгаен, аны Лениногорск педагогия училищесына алып килгәндер.

Хезмәт юлын башлаганнан сон, читтән торып Яр Чаллы пединститутында югары белем ала.

Белемле укытучы балаларны рәсем сәнгатенә төшендерә, күп кенә укучыларга хәреф таныта, укырга - язарга өйрәтә. Үз кызларының да беренче укытучысы була ул.

Хатын - кыз нинди генә дәрәҗәләргә ирешмәсен, нинди генә һөнәрләр белмәсен, нинди генә эштә эшләмәсен, аның төп бәхете - гаиләсендә. Гомерлек яры - ире Анатолий белән берсеннән - берсе акыллы ике кыз үстерәләр. Зур кызлары Ирина Казан федеральуниверситетының юридик магистратурасын тәмамлап, башкалабызда үз һөнәре буенча эшли.

Кече кызлары Елена апасы юлыннан бара, шулай ук юрист булырга укый.

Авыл укытучысының, төп хезмәтен үтәгәч, өйдә "икенче смена" сы башлана. Ире белән бергәләп ишегалды тутырып, кош - корт, мал - туар асрыйлар, умарта тоталар, хәтта виноград та үстерәләр. Боларның барысына да өлгерү өчен булдыклы хуҗабикә булу кирәктер.

Хөрмәткә лаек җитәкче, талантлы укытучы, уңган хатын, бәхетле ананы гомер бәйрәме белән тәбрикләп, аңа киләчәктә исәнлек - саулык, матур тормыш, җан тынычлыгы, хезмәтендә уңышлар, акыллы укучылар телим. Хезмәттәшләренең һәм якыннарының хөрмәтен тоеп яшәргә язсын.

Беренче укытучысы Галина Ильинична Степанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев