Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
КӨН ТЕМАСЫ

Лениногорскида балигъ булмаганнар эше комиссиясе 100 елллыгын бәйрәм итте (фотолар)

Бүген Мәгариф идарәсенең актлар залында Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә 100 ел тулуга багышланган чара узды. Анда комиссия әгъзалары, аңа эшчәнлек барышында ярдәм итүче оешма вәкилләре, ветераннар һәм мәктәп укучылары катнашты. Тантаны әлеге комиссиянең рәисе Владимир Друк ачты. Датаның мөһимлеген билгеләп үтте һәм изге теләкләрен юллады....

Бүген Мәгариф идарәсенең актлар залында Россиядә балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенә 100 ел тулуга багышланган чара узды.
Анда комиссия әгъзалары, аңа эшчәнлек барышында ярдәм итүче оешма вәкилләре, ветераннар һәм мәктәп укучылары катнашты.
Тантаны әлеге комиссиянең рәисе Владимир Друк ачты. Датаның мөһимлеген билгеләп үтте һәм изге теләкләрен юллады.
Балигъ булмаганнар белән эшләүдә көч куючы алдынгылар бүләкләнде. Күп еллар шәһәребезнең балигъ булмаганнар эше комиссиясендә секретарь вазифасын башкарган Галина Семеновна Хәсәншина "Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясенең Рәхмәт хатына ия булды. Бу көнне район башлыгы исемененнән Рәхмәт хаты алучылар да шактый иде.
Комиссия әгъзалары бу көнне административ беркетмәләр өйрәнмичә, бай эчтәлекле концерт карады.
Зилә Мөдәррисова
Зилә Мөдәррисова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев