21 сентябрь 2020 яңалыклары
-
Татарстан укучыларын финанс белеме буенча онлайн укытачаклар
«Финанс грамоталылыгының Онлайн-дәресләре» проектының көзге сессиясе башланды. Анда 6-11 сыйныф укучылары, шулай ук Татарстанның һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.
-
Коронавирустан даруның бәясе минималь хезмәт хакыннан да югары
Моның сәбәбен дәвалау учреждениеләренә җибәрү бәясе белән аңлаталар.
-
Студент кыз тулай торакта тәрәзә юганда бишенче каттан егылып һәлак булган
Казанда студент кыз тулай торакта тәрәзә юганда бишенче каттан егылып төшеп үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
-
Билл Гейтс коронавирус пандемиясе 2022 елда бетәр дип фаразлый
Microsoft корпорациясенә нигез салучы Билл Гейтс Fox News каналына интервьюсында коронавирус пандемиясе 2022 елда тәмамланыр дип фаразлады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
-
Суган чери. Нилектән һәм аны хәзер нишләтергә?
Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә.
-
Табиблар килеп җиткәнче, егет үлгән булган
Татарстанда трассадан җиңел машина юл кырына очып чыккан, пассажиры һәлак булган. Бу турына «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
-
Лениногорскида автотавыш шоу узды
Шимбә көнне Лениногорскида ДОСААФ территориясендә автотавыш буенча регионара ярышлар узды. Анда республика районнарыннан 70тән артык машина ияләре катнашты.
-
Татарстанда балалар бүлмәләре һәм күңел ачу үзәкләре эшли башлаячак
Бүгеннән Татарстанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, әлегә кадәр ябык булган балалар өчен уен бүлмәләре, күңел ачу үзәкләре эшли башлаячак һәм биналарны тулыландыру мөмкинлеге артачак. Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тиешле карарны имзалады.
-
Лениногорск ЗАГС бүлегендә 300 нче пар теркәлде
18 сентябрьдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә 300 нче пар – Кавыев Рушан Хәлил улы белән Алсу Дамир кызының никахы тантаналы рәвештә теркәлде.
-
Лениногорск мөхтәсибәтенә гошер сәдакасы тапшырырга була
Әгәр сез гошер сәдакасы тапшырырга телисез икән, аны Лениногорск мөхтәсибәтенә китерергә була. Бу хакта "Ислам в Лениногорске" төркеме хәбәр итә.
-
21-27 сентябрь атнасына йолдызнамә
Кучкар Җәйге яллар сезгә күтәренке кәеф бүләк иттеләр, бу хис-кичерешләр белән сез якыннарыгыз белән дә бүлешергә телисез. Эштә кирелегегез һәм артык дөрес булуыгыз конфликтка китерә ала. Пәнҗешәмбе көнне сезнең фикерләрегезне җитәкчелек хуплап алачак, яңа отышлы тәкъдимнәр барлыкка киләчәк.
-
Роспотребнадзор грипп белән авырмас өчен киңәшләр бирде
Татарстанда әлегә грипп эпидемиясе сезоны башланмады. Узган ел беренче авыруларны сентябрь азагында ачыкладылар.