Табиблар килеп җиткәнче, егет үлгән булган
Татарстанда трассадан җиңел машина юл кырына очып чыккан, пассажиры һәлак булган. Бу турына «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар хәбәр итте.
Авария шимбә иртән Чирмешән районында Светлогорск авылы янында була. 14нче модельле «Лада» машинасы трассадан юл читенә очып чыга һәм әйләнеп каплана.
«Җиңел машинадагы 20-22 яшьлек егет һәлак булды. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнчегә кадәр, ул һәлак булган иде инде», — ди шаһитлар.
Тикшерү эшләре бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев