Лениногорскида автотавыш шоу узды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида автотавыш шоу узды

Шимбә көнне Лениногорскида ДОСААФ территориясендә автотавыш буенча регионара ярышлар узды. Анда республика районнарыннан 70тән артык машина ияләре катнашты.



Автомобильләр урнаштырылган динамика көчлелегенә карап, 8 класска бүленде.

Машинада каты тавыш яратучылар кемнең машинасында иң көчле акустика икәнен ачыкладылар. Монда төп бурыч – көндәшеңнән күбрәк децибел чыгару иде. Децибелны махсус прибор белән үлчәделәр.

Шулай ук тамашачылар арасында лотерея, конкурслар уйнатылды.
Соңыннан һәр номинациядә  җиңүчеләргә диплом һәм призлар тапшырылды.

Фото: УДМС

 


Нет комментариев