21 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан товарларына “ТАССРга 100 ел” билгесен куячаклар
Татарстан Сәүдә һәм сәнәгать министрлыгында яңа логотип Татарстан брендын танытуда ярдәм итәчәк дип саныйлар.
-
Татарстанда ир-ат яна торган сарайдан терлек куып чыгарырга тырышып үзе һәлак булган
Татарстанда ир-ат, яна торган сарайдан терлек куып чыгарганда, үзе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Шөгердә бәйрәм концерты була
Ул Әниләр көненә багышланган.
-
АЛДАШУНЫҢ БИЛГЕЛӘРЕ БАРМЫ?
?Алдакчы үзенә сорау биргәннәрен яратмый. “Сиңа нәрсәгә ул?” — дип, сүзне икенчегә бора яки сөйләүдән бөтенләй туктый, җавап бирми. Сорау биргәч, озак кына әңгәмәдәшенә карап тора.
-
Автомәктәпләрдә уку өчен түләү бәясе яңа елдан 10 процентка арта
Укучыларга бензин һәм машина йөртү сәгатьләре өчен өстәмә түләргә кирәк булачак.
-
Ирек Шәрипов: Чуваш, мари, удмурты да Тукай өчен тавыш бирәчәгенә шигем юк
Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры фикеренчә, аэропортның исеме җирле халыкның үзенчәлекләрен күрсәтергә тиеш.
-
ТОСС әниләре бергәләшеп ял итте (ФОТОлар)
Әниләр көне уңаеннан 7нче һәм 11нче ТОСС микрорайоннарында яшәүче актив һәм күпбалалы әниләр бәйрәмгә җыелды.
-
Россиядә электрон хәрби билет кертеләчәк
Электрон картага фамилия, исем, әтисенең исеме, туган елы, яшәү урыны һәм белеме, шулай ук эш турында мәгълүмат һ.б. тупланачак.
-
Бүген Лениногорскида эшмәкәрләр өчен бердәм “ачык ишекләр” көне уза
Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары буенча территориаль бүлегендә 21 ноябрьдә эшмәкәрләр өчен бердәм “Ачык ишекләр көне” үтә, вакыты 14.00 сәгатьтән 16.00гә кадәр.
-
Пенсия фонды кайбер өстәмә түләүләрнең эшләмәүче пенсионерларга гына кагылуын искәртте
Законсыз алынган өстәмә акчаны пенсионер Россия пенсия фондына кире кайтарырга тиеш.
-
Россия Гидрометеорология үзәге Себердән килә торган кар штормы турында кисәтә
Себернең төньягында барлыкка килгән түбән басымлы көчле циклон Себер, Урал, шулай ук Россиянең Европа өлешенең төньягында, көнчыгыш һәм үзәк өлешендә һава торышына йогынты ясаячак. Россия Гидрометеорология үзәге лабораториясе җитәкчесе Людмила Паршина шул хакта сөйләгән. Бу турыда “Российская газета” яза.
-
Фатир өчен ирен, киленен...һәм оныгын үтерә
Ростов өлкәсенең Тикшерү комитеты өч кеше үтерү эшен тикшерә. Вәхшиләрчә үтерүдә 71 яшьлек пенсионер ханым гаепләнә: тикшерү версиясе буенча, хәтта 8 яшьлек оныгын кызганмыйча, ул туганнарын теге дөньяга озаткан
-
Итнең дә ясалмасын ашаячакбызмы?
АКШның Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Азык-төлек, дарулар сыйфатын санитар күзәтү идарәсе ясалма ит җитештерү кагыйдәләрен булдырган.
-
Лениногорскида “юл һәлакәтендә” коткаручылар “ярдәмгә килде”
Лениногорскида юл-транспортында һәлак булучыларны искә алып, Үзәк мәйданда акция узды.
-
Лениногорскида бүген көчле җил һәм бозлавык булачак
Республика Гидрометцентры мәгълүматлары буенча, иртәгә, 21 ноябрьдә республика территориясендә көчле җил һәм бозлавык булачак, буран чыгуы мөмкин.