Татарстанда ир-ат яна торган сарайдан терлек куып чыгарырга тырышып үзе һәлак булган
Татарстанда ир-ат, яна торган сарайдан терлек куып чыгарганда, үзе һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген төн уртасында бердәм 112 ашыгыч хезмәте номерына Тәтеш районының Иоково авылында сарай януы турында хәбәр алынган.
Урынга Жуково, Килдеш һәм Олы Тархан авылы янгын сүндерүчеләре, шулай ук 133нче янгын-сүндерү часте килгән.
60 квадрат метр мәйданда сарайны һәм азык сакланучы янкорманы ут ялмап алган. Хуҗа ир-ат сарайдан терлекләрне чыгарам дип, эчкә кереп киткәнлеген хатыны әйткән.
20 минуттан янгын сүндерелгән. Янгын калдыкларын актарганда, 57 яшьлек ир-атның гәүдәсе табылган.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламаудан килеп чыккан.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/21/175636/
pixabay.com фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев