АЛДАШУНЫҢ БИЛГЕЛӘРЕ БАРМЫ?
?Алдакчы үзенә сорау биргәннәрен яратмый. “Сиңа нәрсәгә ул?” — дип, сүзне икенчегә бора яки сөйләүдән бөтенләй туктый, җавап бирми. Сорау биргәч, озак кына әңгәмәдәшенә карап тора.
?Алдакчының авызы кибә, иренен ялый башлый.
?Кайбер алдакчыларның үз ялганыннан бите кызара. Яки, киресенчә, агарып кала.
?Алдашучы әңгәмәдәшеннән ераграк китеп сөйләргә тырыша. Өстәлнең икенче ягына чыгып баса, китап киштәсе артына “качарга” мөмкин.
Җавап бирер алдыннан кеше тәмәкесен кабызса, чәй йотып куйса, йөткерсә, шикләнер урын бар. Димәк, аңа ялганын уйлап бетерергә вакыт кирәк.
https://vk.com/irekmaydani
фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев