22 март 2012 яңалыклары
-
Кояшлы шагыйрә
Зарланмыйча, елмаеп, юктан да кызык таба, барына шөкер итә белгән кешеләргә сокландым һәм сокланам. Андый шәхесләр белән аралашсаң, сөйләшсәң - бер рәхәтлек кичерәсең, туар таңнарның аяз, өметле буласына шикләнмисең. Тумышы белән Буа ягыннан Мәһәрша апа Вәлиуллова. Мәктәп партасыннан ук, самими хисләре күңел буасына сыешмаганга, бөек илаһи тылсымга - иҗатка тартыла...
-
“Рәссам җаны – рәсемнәрдә, алтыннар бәясендә”
Һәр кеше үз хис-кичерешләрен төрлечә белдерә. Берәүләр уйларын шигъри юлларга яки чәчмә әсәрләргә салса, икенчеләре кулларына пумала алып, төрле сурәтләр, бизәкләр төшерә. Кеше шул картина-рәсемнәргә карап фәкать матур, камил нәрсәләр күрергә, уңай хисләр кичерергә тели. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мөдәррис Минһаҗевнең иҗат эшчәнлегенә 40 ел тулу уңаеннан оештырылган күргәзмә-кичәгә...
-
Әсәрләрне “җанландырдылар”
Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә "Җанлы классика" дигән бөтенроссия конкурсының район туры узды. Анда шәһәр мәктәпләре белән беррәттән, Яңа Иштирәк, Зеленая Роща, Шөгер, Тимәш, Ивановка, Иске Куак, Мордва-Кармалка авылы һәм шәһәр янындагы Иске Писмән, Подлесный мәктәбе укучылары катнашты. Алар рус һәм чит ил классик язучыларының әсәрләрен яттан, сәнгатьле итеп сөйләде. Әйтергә...
-
Җан әрнүе
Гомер уза аккан сулар кебек, йөрәкләрдә кала әрнү ярасы, диләр. Минем тормышымда да җан ярасы калдырган эзләр күп булды. Иң беренчесе 1983 елның май аенда башланды. Ул вакытта миңа 33 яшь. 12 яшьлек улым Нәфис авырып китте. Мәктәптән кайта да: "Әни, нигәдер минем хәлем юк", ди. Болай булмый дип, участок...
-
Уртак эш – нәтиҗәле
Туган якны өйрәнү музеенда "Авылым минем" дигән темага туган якны өйрәнүче- тарихчылар клубы утырышы узды. Бу теманың сайлануы очраклы түгел. Уку елы башында ук шушы темага укучылар арасында фәнни-тикшеренүләр эшенә конкурс игълан ителгән иде. Әлеге утырышның кунаклары - туган якны өйрәнүчеләр: Н.Гыйльметдинов, Р.Хәбибулла, Р.Фәтхуллина, Р.Якупов, П.Щегольков, К.Әбләзева, Г.Рәхимова, Н.Степанов һәм...
-
«Сугыш урлаган балачак»
Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә «Сугыш урлаган балачак» дип аталган республика конкурсының район туры үтте. Ул сугыш елын әсәрләрдә чагылдырган презентация рәвешендә узды. Анда авыллардан 15 китапханә катнашып, 12сенең эше Казанга - республика конкурсына юллама алды.
-
Чикләүләр билгеләнде
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты язгы чорда юлларда йөрү буенча чикләүләр билгеләде. Ул төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларының сакланышын тәэмин итү максатыннан чыгып эшләнә. Чикләү 15 апрельдән 14 майга кадәр дәвам итәчәк.
-
Студентлар Универсиадага әзерләнә
Күптән түгел "Ливадия" шифаханәсе базасына республиканың "Форпост" территориаль үзәк вәкилләре җыелды. Безнең районнан Лениногорск нефть техникумы һәм КАИның Лениногорск филиалы студентлары барды. Төп максат - 2013 елда Казанда узачак Универсиадада җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча җыелма отряд оештыру иде. Җыенның катнашучылары өчен психология һәм этика, үз-үзеңне саклау буенча укулар оештырылды. Беренче...
-
Эчке эшләр бүлеге сайты
"Лениногорск муниципаль районы" рәсми сайтында яңа "РФ Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы бүлеге" дигән бүлек булдырды. Моннан тыш, "Белешмәләр мәгълүматы" дигән бүлекчәдә гаепләнүче һәм шик астына алынучыларны вакытлыча тоту изоляторы турында да мәгълүмат куелган. Монда әлеге гаепләнүчеләр үзләре белән нинди төр азык-төлек продуктлары, өс һәм аяк киеме, беренче кирәк-яракларны булдырырга,...
-
Балалар фаҗигасендә кем гаепле?
Республика территориясендә быелның ике аена балалар катнашында 55 юл-транспорт һәлакәте булып, бер бала үлгән, 63е - төрле җәрәхәтләр алган. Мондый төр фаҗигале хәлләрдә иң борчыганы - балаларның җәрәхәтләнүе. Быелның гыйнвар һәм февраль аенда 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Нәтиҗәдә, салондагы 31 бала җәрәхәт алган. Март аеның беренче көнендә генә дә 19...
-
Кайту
Моңа кадәр "Йолдызлык" һәм башка республикакүләм нәфис сүз, җыр бәйгеләрендә җиңү яулаган Шөгер төбәге сандугачы Раил Гыйззәтуллин бер елга сузылган солдат хезмәтеннән соң исән-имин "сигез ярым чакрым" Шөгеренә аяк басты. Узган унике ай егет күңелендәге илаһи моңга куәт кенә өстәгән. Кайту белән, солдат киемнәрен салып, кабат сәхнәгә аяк басты... Халыкара...
-
Чәчү – катлаулы чор
Озак та үтмәс, авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен катлаулы, авыр, мәшәкатьле чор - язгы чәчү башланыр. Быел районда 39 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар, 19 мең гектардан артык терлек азыгы культуралары чәчәргә планлаштыралар. Шулай ук 225 гектар бәрәңге, 2 мең 250 гектар шикәр чөгендере үстерелергә тиеш. Гыйнвар һәм февральдә...