Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Әсәрләрне “җанландырдылар”

Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә "Җанлы классика" дигән бөтенроссия конкурсының район туры узды. Анда шәһәр мәктәпләре белән беррәттән, Яңа Иштирәк, Зеленая Роща, Шөгер, Тимәш, Ивановка, Иске Куак, Мордва-Кармалка авылы һәм шәһәр янындагы Иске Писмән, Подлесный мәктәбе укучылары катнашты. Алар рус һәм чит ил классик язучыларының әсәрләрен яттан, сәнгатьле итеп сөйләде. Әйтергә...

Ю.Гагарин исемендәге балалар китапханәсендә "Җанлы классика" дигән бөтенроссия конкурсының район туры узды.

Анда шәһәр мәктәпләре белән беррәттән, Яңа Иштирәк, Зеленая Роща, Шөгер, Тимәш, Ивановка, Иске Куак, Мордва-Кармалка авылы һәм шәһәр янындагы Иске Писмән, Подлесный мәктәбе укучылары катнашты. Алар рус һәм чит ил классик язучыларының әсәрләрен яттан, сәнгатьле итеп сөйләде. Әйтергә кирәк, балалар үзләрендә булган каушау-курку хисләрен җиңә белде, әсәрнең кайбер урыннарын онытып калдырсалар да, кул селкеп, "әй, булмады инде" дип урынына барып утырмады, ә алга таба сөйләвен дәвам итте. Авыл мәктәпләреннән килгән татар балаларының сөйләмендә дә акцент сизелмәде. Берәүләр тораташ кебек кенә басып сөйләп чыкса, икенчеләре куллары белән "булышып" әсәрләрен тагын җанландырды. Шулай ук әсәрнең эчтәлегенә туры китереп махсус киенүләре, кулларына ярдәмче образларны тотып сөйләүләре - тамашачыларда кызыксыну уятты, ялыктырып утыртмады. Аларны бирегә әзерләп килгән укытучыларының тынгысыз хезмәте аерым игътибарга лаек.
46 яшь нәфис сүз остасы арасыннан иң яхшыларын сайлап алу җиңел булмагандыр жюрига. Берсен дә үпкәләтәсе килми, шулай булса да җиңүчеләрне билгеләргә кирәк. I урынны - 6 нчы мәктәптән Валерия Голунова алды. II урынга Артем Грачев (13 нче мәктәп) лаек булды. III урында - Яңа Иштирәк мәктәбеннән Илназ Бәдретдинов.
Җиңүчеләр Казанда узачак шундый ук бәйгедә шәһәребез данын якларга барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Конкурс