Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Кайту

Моңа кадәр "Йолдызлык" һәм башка республикакүләм нәфис сүз, җыр бәйгеләрендә җиңү яулаган Шөгер төбәге сандугачы Раил Гыйззәтуллин бер елга сузылган солдат хезмәтеннән соң исән-имин "сигез ярым чакрым" Шөгеренә аяк басты. Узган унике ай егет күңелендәге илаһи моңга куәт кенә өстәгән. Кайту белән, солдат киемнәрен салып, кабат сәхнәгә аяк басты... Халыкара...

Моңа кадәр "Йолдызлык" һәм башка республикакүләм нәфис сүз, җыр бәйгеләрендә җиңү яулаган Шөгер төбәге сандугачы Раил Гыйззәтуллин бер елга сузылган солдат хезмәтеннән соң исән-имин "сигез ярым чакрым" Шөгеренә аяк басты. Узган унике ай егет күңелендәге илаһи моңга куәт кенә өстәгән. Кайту белән, солдат киемнәрен салып, кабат сәхнәгә аяк басты...


Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, мөэмин-каратайлыларны сөендерде Раил. Кай арада концерт программасы да әзерләп өлгергән. Әдәбиятсез-мәдәниятсез яши алмаган авыл халкы тамаша залына җыелды. Һәр музыкаль чыгышның хәтердә ныгып калган төше бар. Бәләкәчләр - алты яшьлек Илназ Газизуллин белән Гөлнара Әхмәтшиналарның парлы татар биюен башкарулары искиткеч иде! Әлеге биюне манзара кылгач күңелдә соклану, татар бию сәнгатенең киләчәгенә өмет уянды. Шөгердә көн итүче, сәнгать сөючеләргә мәгълүм Гүзәлия Хәлимованың көлкеле чыгышлары да бәйрәм кичен мәгънәле елмаю белән тулыландырды. Иске Иштирәк мәктәбе укучылары Алисә Гыйззәтова, Алинә Гарифуллиналар да заманча җырлар башкарып зал күңелен яулады.
Әлбәттә, халык концертка Раил Гыйззәтуллинның үзенчәлекле, моңлы бәрхет тавышын тыңларга дип килде һәм максатына иреште дә. Күрегез әле менә, Иске Иштирәк мәдәният йортынын сәнгать җитәкчесе Раил Гыйззәтуллин мәдәният йортына яңа сулыш өрер, йөзгә кызыллык китермәслек концерт төркеме төзер, Иске Иштирәк биючеләренең данын кире кайтарыр, халык рухын чагылдырган фольклор ансамблен оештырыр. Музыкаль кичәләр белән йөргәндә, теленнән кош очыра торган алып баручы, нәфис сүз остасы да табар Раил. Шәһәр һәм район халкын гармун, баянга кушылып җырлап та сөендерер әле ул безне!
Ә иң мөһиме Раил Гыйззәтуллинның исән-имин үз төбәгенә хезмәт итәргә кайтуы. Яраткан җырчысы Салават Фәтхетдинов та халык арасында кайнап, авыл клубында тәҗрибә туплап республика, илкүләм сәхнәләргә менде! Шөгер төбәге егете Раилнең дә җыр дәрьясында колачлап йөзүен, туган ягыбыз, татар халкы горурланырдай моңсарга әверелүен теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшь талант