"Татнефть» җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды республиканың нефть төбәге авторлары әсәрләреннән торган җыентык чыгару өчен материаллар туплый башлады.
Авторларга таләпләр:
-Җыентыкка Татарстан Язучылар союзы члены булмаган авторларның да язмалары керергә мөмкин
-18 яшьтән алып кешеләр катнаша ала.
Язмалар буенча:
- Проза һәм поэзия жанрына караган әсәрләр татар, яисә рус телендә...
"Татнефть» җәмгыятенең "Рухият" рухи яңарыш фонды республиканың нефть төбәге авторлары әсәрләреннән торган җыентык чыгару өчен материаллар туплый башлады.
Авторларга таләпләр:
-Җыентыкка Татарстан Язучылар союзы члены булмаган авторларның да язмалары керергә мөмкин
-18 яшьтән алып кешеләр катнаша ала.
Язмалар буенча:
- Проза һәм поэзия жанрына караган әсәрләр татар, яисә рус телендә кабул ителә
- күләме:1-2 хикәя (3 басма бит тирәсе, 6 мең билге), 3-5 шигырь ( 100 юлдан артмасын).
Кирәкле мәгълүматлар:
-Катнашучының әдәби эшкәртелгән биографиясе кирәк, аны башка кеше язарга, яшәү һәм эшләү урыны, иҗади эшчәнлеге турында күрсәтелергә тиеш.
-якыннан төшерелгән аклы-каралы, яисә төсле фото, элетрон форматта (jpeg яисә tif, разрешение 300 dpi, 100×150 мм).
Элемтәгә керү өчен телефонны күрсәтү кирәк.
Материалларны быелның 15 маенача тапшырырга кирәк.
Язмалар электрон вариантта ruhiat@tatneft.ru адресы буенча, яисә кәгазь вариантта кабул ителә, адресы: 423450, Әлмәт шәһәре, Заслонов урамы, 20нче йорт, офис 310, «Рухият», рухи яңарыш фонды телефон: 8(8553) 373-951.
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев