22 июнь 2018 яңалыклары
-
Татарстан прокуратурасы Зәйдә торак йортта газ шартлау буенча тикшерү башлады
Татарстан прокуратурасы Зәйдә торак йортта газ шартлау факты буенча тикшерү башлады. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
-
Зәйдә газ шартлап, биш катлы йортта фатир җимерелгән
Зәйдә газ шартлау аркасында биш катлы йортта фатир җимерелгән. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Татарстанда М7 юлында авария: өч ир-ат имгәнгән
Бүген Питрәч районында берничә машина катнашында юл-транспорт һәлакәте булган.
-
Күлмәк салуның ние бар? - "Ватаным Татарстан" газетасы
Коену киеменнән фотога төшеп, киң җәмәгатьчелеккә танылган Омск укытучысы Виктория Попованы яклап, “Укытучылар да – кеше бит” дигән флешмоб булды.
-
Лениногорскилылар, иртәгә 30 градуска кадәр җылыта
Якшәмбе көндез республикада максималь температура +33 градус булачак.
-
Телефон, дип, гомерен кызганмаган...
Гаджетлар безнең тормышка күптән “ныклы адымнар” белән үтеп керде һәм төпле урынын биләде. Кемнәрдер алардан башка тормышын күз алдына да китерә алмый. Берәүләр кыйммәтле, яңа маркалы телефоннар артыннан куа, заман техникасының искиткеч мөмкинлекләренә сокланып, виртуаль дөньяда яши. Алар өчен хәтта гомерен кызганмаучылар да бар икән.
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин "хәләл" дип сатылган дуңгыз ите белән бәйле үз фикерен әйтте
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Инстаграмда "Челны-мясо"ның "хәләл" этикеткасы белән “Пятёрочка” кибетләрендә сатуга дуңгыз ите чыгаруы буенча үз фикерен язган.
-
Футбол чемпионатының мәдәни программасы: “Мир” кинотеатры һәм Аксенов скверы
Чемпионат чорында Казан кинотеатрында һәм Аксенов бакчасында фильмнар күрсәтеләчәк.
-
Лениногорск хуҗабикәләренә Гөлфия Мөдәррисовадан "Фәрештә күз яше" исемле пирог рецепты
Кирәк булачак:
-
Лениногорскида Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг узды (фотолар)
Бүген, 22нче июнь - Бөек Ватан сугышы башланган көн. 1941нче елның 22нче июнендә, якшәмбе көн иртәнге сәгать 4тә Гитлер Германиясе безнең илгә хыянәтчел рәвештә хәрби һөҗүм - сугыш башлаган.
-
Тилерәсең килмәсә, уйнама!
Уеннан – уймак. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы компьютер уеннары һәм видеоуеннарга карата чиктән тыш хирыслыкны Халыкара авырулар классификациясенә керткән. Әлеге документта мондый уеннар белән артыгын мавыгу акылдан язуның яңа төре буларак танылган.
-
Татарстанда ике яшьлек кызын ачлыктан интектергән анага штраф салганнар
Полицейскийлар ишекне ватып кергәч, коточкыч хәлдәге ике яшьлек баланы күргәннәр.
-
Лениногорск чыгарылышлары өчен зур кичә узачак
Бу атнада шимбә көнне, 23 июньдә Лениногорск район һәм шәһәр мәктәпләренең 11 сыйныф укучылары өчен чыгарылыш кичәсе узачак.
-
Бер ир балаларына акча түләмәс өчен тәрәзәдән сикергән
Уфада бер ир Суд приставлары федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе бинасы тәрәзәсеннән сикергән.
-
Таһир Шәмсуаров: Егерме икенче июнь
Таһир Шәмсуаров 22 июнь - Хәтер һәм кайгы көненә багышлап шигырь язган. Сезгә шуны тәкъдим итәбез.