Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Татарстан прокуратурасы Зәйдә торак йортта газ шартлау буенча тикшерү башлады

Татарстан прокуратурасы Зәйдә торак йортта газ шартлау факты буенча тикшерү башлады. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

 

“Татар-информ” бүген көндез Зәйдә газ шартлау аркасында биш катлы йортның соңгы катында өч бүлмәле фатирның түшәме ишелүе турында хәбәр иткән иде.

Җимерелгән йорттан биш кешене коткарганнар. Зыян күрүчеләрнең икесе бик авыр хәлдә.

Һәлакәт урынында Зәй шәһәре прокуроры Ринат Кәримов булды. Ул вазгыятьне һәм ашыгыч хезмәт хезмәткәрләре гамәлләрен контрольдә тотачак.

Прокуратура гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрә.


https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/22/166473/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев